Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Яшь шахматчыларыбыз кабат сөендерә: Республикакүләм бәйгедә алар чемпион!

Республикакүләм классик шахмат беренчелегендә, рапид- тиз йөрешле шахмат һәм блиц уеннарында район спорт мәктәбе каршында эшләп килүче шахмат мәктәбе укучылары зур җиңүләргә иреште.

Казанда узган бәйгедәге шәкертләренең уңышлары турында безгә остаз Фәһим Галимов хәбәр итте.

- Латыйпов Данияр бу төр шахмат ярышларында үзенең Татарстанда иң көчле шахматчы икәнлеген раслап мактаулы 2 нче урынны яулады. Ә  Нәбиева Рәзиләнең күкрәгенә тагын бер медаль өстәлде- ул бронза медаль! Шулай ук Шаязданов Тимур һәм Латыйпова Раяна үзләрен көчле уенчы итеп күрсәтеп, призлар алмасалар да яхшы күрсәткечләргә ирештеләр. Блиц ярышларында Рәзилә республикада үзенә тиңнәр юк икәнен раслап ,чемпион исеменә лаек булды. Ул Татарстан беренчелегеннән тулы бер комплект медаль бн кайта! Спорт мастерлыгына кандидат Латыпов Данияр Татарстанда иң көчле шахматчыларның берсе икәнлеген тагын бер тапкыр исбат итеп, мактаулы 3нче урынга лаек булды! Ул 2 медаль белән кайта!

 

            2022 нче ел Актаныш шахматчылары өчен бик уңышлы килә- төрле ярыш-бәйгеләргә балаларны әзерләү, аларны төрле шәһәрләргә чемпионатларга алып бару, кертемнәрне түләү, яшәү һәм туклану чыгымнарын күтәрүдә остазлар белән бергә ата-аналарның да хезмәте зур.

Фәһим Галимов балаларны, аларның әти-әниләрен мактаулы җиңүләр уңаеннан кайнар котлап рәхмәт хисләрен дә белдерде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев