Иске Сәфәр мәдәният йорты призына өлкәннәр арасында теннис ярышы узды
Иске Сәфәр мәдәният йорты призына өлкәннәр арасында бүген теннис ярышы узды.
Бәйгегә 8 ир-егет, 4 хатын-кыз катнашырга килгән. Алдагы елларда да Иске Сәфәр мәдәният йорты балалар, яшьләр, ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында теннис бәйгеләре уздыра иде. Быелгысы өлкәннәр көне уңаеннан оештырылды. Мәдәният йорты җитәкчесе Илдус Һарунов үз көчләре һәм иганәчеләр ярдәмендә җиңүчеләргә бүләкләр әзерләүләрен әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев