Киров җирлегендә халык спортка, җитәкчеләр халыкка якын
Бүген, 8 март- Халыкара хатын-кызлар көнендә Киров җирлегендә спорт бәйрәме узды. Уеннарда бары тик гүзәл затлар гына катнашты.
Өч көч сынашны- өстәл теннисы, скакалка белән сикерү һәм дартс уеннарын берләштергән бәйгедә иң көчле хатын-кызлар ачыкланды.

Бәйрәм кәефе белән сугарылган ярышлар һәркемгә дәрт-дәрман өстәде.

Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук дипломнар, җете төсле яз гөлләренә дә ия булды уңганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев