Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актанышның «Лачын» хоккей мәктәбе укучысы Россия җыелма командасы белән дәрәҗәле уеннарда катнаша

Актанышның «Лачын» хоккей мәктәбе Россиягә тагын бер сәләтле спортчы тәрбияләп олы юлга озата. Алия Әхмәтшина Россия җыелма командасы составында Екатеринбург шәһәренең «Автоспартакчы» командасы капкасын саклаячак.

Актанышның «Лачын» хоккей мәктәбе укучылары хоккей спортында яңадан-яңа үрләр яулый. Иске Байсар авылы кызы Лиана Ганиева бар татар дөньясы горурлыгы, боздагы беренче адымнарын туган авылында ясаган кызы Актанышның «Лачын» боз сараенда осталыгын тагы да арттырып илебезнең төрле шәһәр командаларына чакыру алды. Россия җыелма командасы составында Олимпия уеннарында катнашып чемпион исемен яулады.

Лиана артыннан бик күп хоккейчыларыбыз, шула исәптән Алия Әхмәтшина да хоккей спортында матур үрләргә ирешә. Шушы көннәрдә Алиянең Россия җыелма командасы составында Екатеринбург шәһәренең «Автоспартакчы» командасы капкасын саклаячагын хәбәр иттеләр. 

Алия Әхмәтшина «Алтын алка» республика ярышларында алтын медальгә, Россия ярышларында көмеш медальгә лаек булган кызыбыз. «Лачын» командасының алыштыргысыз капкачысы. 

Спортчыбызга уңышлар телибез, аны тормышта һәрвакыт шатлыклы вакыйгалар һәм уңышлы уеннар озата барсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев