Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

МӨМКИНЛЕКЛӘРЕ ЧИКЛЕ БУЛСА ДА, СПОРТТА - АЛДЫНГЫЛАР!

Актаныш районының инвалидлар оешмасы гаять актив тормыш белән яши. Мөмкинлекләре чикле булса да, бу якташларыбыз аеруча спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен үз итәләр. Махсус ярышларда үз көчләрен сынап, район данын республиика ярышларында да даими күтәрәләр. Чираттагы сөенечле хәбәр белән уртаклашып, безгә инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә ханым Разетдинова шалтыратты.

Фәйрүзә Сөнгат кызы:


Без республикабызның Мамадыш шәһәренә чаңгы ярышына бардык. Анда 12 команда катнашты. Шушы команда спортчылары арасында 5 – беренче, 4 – икенче, калган 4 кешебез – 3нче урын алды. Барлык 13 актанышлы медальгә лаек булды, бүләкләр алып кайттык. Әлегә бу шәхси зачётта гына. Командалар арасында 1 атнадан соң гына чыгарыла, чөнки категорияләргә бүленеш бар(колак ишетмәү, сукырлык буенча). Без зур рәхмәтләребезне Актанышның 1нче санлы мәктәбе һәм урындагы техникум директорларына җиткерәбез, алар безне үз базаларыннан чаңгылар белән тәэмин итте.


Алга таба да шатлыклы яңалыклар белән райондашларны куандырып торыгыз!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев