Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Татарстан беренчелегендә Актаныш командасы - II урында

Чаңгы ярышлары буенча 10-14 гыйнвар көннәрендә, укучыларның IX спартакиадасы кысаларында узган Татарстан беренчелегендә Актанышның "Лачын" спорт мәктәбе чаңгычылары 16 район командасы арасында II урынны яулап кайттылар. Илнар Фәрдиев, Камил Могътазиров, Динар Галимуллин, Алгиз Гарипов, Данил Кирамов, Ирина Муллаянова, Таңсылу Таҗиева, Алинә Хәбибуллина, Эльвира Миңнегалиева, Алинә Хурамшина - шушы ун спортчы...

Чаңгы ярышлары буенча 10-14 гыйнвар көннәрендә, укучыларның IX спартакиадасы кысаларында узган Татарстан беренчелегендә Актанышның "Лачын" спорт мәктәбе чаңгычылары 16 район командасы арасында II урынны яулап кайттылар.
Илнар Фәрдиев, Камил Могътазиров, Динар Галимуллин, Алгиз Гарипов, Данил Кирамов, Ирина Муллаянова, Таңсылу Таҗиева, Алинә Хәбибуллина, Эльвира Миңнегалиева, Алинә Хурамшина - шушы ун спортчы бергәлектә тырышып яулаган җиңү бу (остазлары - Галимҗан Мансуров, Ришат Нуриәхмәтов). Классик стильдә спринт ярышында спорт мастерына кандидат, бүген Олимпия резервы мәктәбенең III курсында укучы Илнар Фәрдиев 1,4 чакрым арада икенче килгән.
"Мәктәбебезнең йөзек кашы Камил Могътазиров бу ярышларга барганда авырыбрак тора иде, шуңа җиңүчеләр сафында була алмады. Әмма ул Татарстанның иң көчле чаңгычылары арасында узган елның 25-28 декабрь көннәрендә уздырылган бәйгедә шулай ук II урынны яулап кайткан иде", - ди остаз Галимҗан Мансуров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев