Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Волейболның 100 еллыгы алдыннан җитәкчеләребез Мөслимдә коллегалары белән дусларча уенда очрашты

Бүген волейболның Россиядә туган көне, 100 еллык юбилее.

Нәкъ тә шушы көнне, 1923 елның 28 июлендә Мәскәүнең Мясницкая урамында югары сәнгать-техник остаханә һәм дәүләт кинематография техникумы командаларының рәсми төстә барлык кагыйдәләрне төгәл үтәп волейбол матчы уздырыла. Бер гасыр эчендә волейбол Россия спорт сөючеләренең иң яраткан спорт уенына әверелде.

Актаныш районында да республиканың иң көчле волейбол командасы формалашты. Волейбол мәктәп укучылары, яшьләр, урта һәм өлкән буын арасында популярлыгын югалтмый. Хәтта җитәкчеләребез дә аерым бер командага тупланып елдан-ел осталыкларын камилләштерәләр, репсубликаның муниципаль хезмәткәрләре арасындагы ярышларда җиңүләргә ирешәләр. Әле кичә генә җитәкче волейболчылар Мөслимдә коллегалары белән дусларча уенда очрашты. Актаныш муниципаль район Советы һәм башкарма комитетында эшләүчеләр Мөслимдәге коллегалары белән волейбол уйнады. 

Мөслим һәм Актаныш хакимияте ир-атлары волейбол командаларының дусларча очрашуы Мөслимнең «Яшьлек» спорткомплексы базасында үтте. "Шулай ук ярышта Мөслим яшьләре командалары да көч сынашты. Һәммәсе дә әзерлекле, матур уен күрсәтте", дип яза бу хакта "Мөслим-информ".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев