Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Бик җайлы һәм тәмле камыр куюның 2 ысулы

√ «Мамык кебек» камыр кую өчен ингредиентлар: 1 стакан кефир, 0,5 стакан үсемлек мае, 11 г коры чүпрә, 1 бал калагы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы, 3 стакан он.



Кефирны май белән болгатырга, аз гына җылытып алырга.

Он белән чүпрәне бергә кушарга, тоз, шикәр комы өстәргә. Аз-азлап болгата-болгата, кефир кушылмасын өстәргә һәм камыр басарга.

Камырны 30 минутка кабарырга калдырырга. Бу камырдан теләсә нинди камыр ризыгы пешерегә мөмкин.

Газ мичендә 180-200 градуста кызарганчы пешерергә кирәк.

Табага тезгәч, 10 минуттан соң гына газ миченә куйсагыз, камыр ризыклары тагын да тәмлерәк булыр.

√ «Тиз камыр».
1 стакан кайнар суга 1 стакан салкын сөт, 0,5 стакан үсемлек мае (чистасы), 1 бал кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы һәм 1 пакет (11 граммлы кечкенәсе) «Саф момент» чүпрәсен салып, яхшылап болгатасың. Аннан соң 5 стакан он салып басасың, тик 5нче стаканны салып ук бетермичә, иң элек камырның тыгызлыгын карарга кирәк (артык каты да, йомшак та булмасын).

Аннан соң целлофан пакетка тутырып, пакетның очыннан гына һава кермәслек итеп бәйлисең дә суыткычның өске киштәсенә куясың. Чүпрәсе яхшы булганда 40 минутта кабарып менә. Бик юка итеп җәелә, пицца пешерергә дә, пирогларга да менә дигән камыр. Икенче көнне дә йомшак тора.
 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев