Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Якыннарыгызны хушаф белән сыйлагыз

Бу искиткеч рецептны Мисырда яшәүче танышымнан өйрәндем. Хушаф- мисырлыларның милли эчемлеге.

         Хушаф сөт белән финикидан ясала. Ул бик сыйфатлы туңдырма тәме килә торган эчемлек. Рецепты бик гади. Энергиягә бай хушаф балаларга да, зурларга да ошый.

          1 литр сөткә төшләре алынган 30 финики җимешен салабыз. Ут өстенә куеп кайнатып чыгарабыз һәм тагын 6 минут кайнатабыз. Кайнаган арада бер чеметем тоз салсагыз да була.

        Сыеклык суынгач блендер белән җимешләрне ваклыйбыз. Эчемлекне суытып эчәбез. Финикидагы күптөрле минераллар, А һәм В төркемендәге витаминнар, селен иммунитетка һәм йөрәк эшчәнлегенә бик файдалы.

        Хушафны тәүлекнең теләсә-кайсы вакытында эчсәгез дә ярый. Тәмле булсын!


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев