Тузганак кайнатмасын 5 яшькә кадәрге балаларга бирмәгез
Файдалы тузганак кайнатмасы! (Рецепт)
300 данә тузганак чәчәге, ярты литр су, 1 килограмм шикәр комы, ярты чәй калагы лимон кислотасы кирәк булачак.
Ачылган тузганак чәчәкләрен җыеп, 15 минутка суга салып торабыз. Аннан соң суын бушатып, чәчәкне яшел өлешеннән аерабыз. Анысын, гадәттә, кайнатмага салмыйлар. Шикәр комы һәм судан сироп әзерлибез. Аңа чистартылган чәчәкләрне салып, кайнап чыкканнан соң тагын 20 минут кайнатабыз. Кайнатманы иртәнгә кадәр суытырга калдырабыз. Иртән чәчәкләрне сөзеп алабыз да кайнатманы тагын 20 минут чамасы кайнатып алабыз. Кайнап чыгар алдыннан исә лимон кислотасы салабыз. Кайнатма әзер!
Тузганак кайнатмасын иң күбе көнгә 2 аш кашыгы кабарга мөмкин. Кич йокларга ятар алдыннан капсагыз әйбәтрәк, ул тынычландыра, йокыны яхшырта. 5 яшькә кадәрге балаларга бирмәгез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев