Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актаныш алдынгыларын хөрмәтләде 1 (+ ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Актанышта район алдынгыларының традицион слеты бүген, 27 гыйнвар көнне, район мәдәният сараенда үтте. Әлеге бәйрәм районыбызда һәр яңа ел башында хезмәт уңганнарын бәяләү, хөрмәтләү максатыннан уздырыла. Бәйрәмгә хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, һәр тармактан алдынгылар, ветераннарыбыз - барлыгы 500 дән артык кеше чакырылган иде. "Басу-кырларыбыздан әйбәт уңыш җыеп алдык. Моның...

Актанышта район алдынгыларының традицион слеты бүген, 27 гыйнвар көнне, район мәдәният сараенда үтте. Әлеге бәйрәм районыбызда һәр яңа ел башында хезмәт уңганнарын бәяләү, хөрмәтләү максатыннан уздырыла. Бәйрәмгә хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, һәр тармактан алдынгылар, ветераннарыбыз - барлыгы 500 дән артык кеше чакырылган иде.
"Басу-кырларыбыздан әйбәт уңыш җыеп алдык. Моның өчен мин бар игенчеләребезгә ихлас зур рәхмәтләремне җиткерәм",- диде район башлыгы Фаил Камаев, алдынгыларны бәйрәм белән котлап. Фаил Мисбах улы ел дәвамында һәр тармакта башкарылган эшләр, уңышлар турында да бәян итте, алда торган бурыч-максатлар белән таныштырды, хезмәт уңганнарына рәхмәтләрен җиткерде.
Фаил Камаев һәм бәйрәмебез кунагы - Татарстан Республикасы Федераль казначылык идарәсе башлыгы Рөстәм Нуриәхмәтов райондашларыбызга Республика һәм район бүләкләрен тапшырдылар.
Алдынгылар слетында бүләкләнүчеләр исемлеге:
Татарстан Республикасы Президенты Указы белән
Авыл хуҗалыгы өлкәсендәге күпъеллык намуслы хезмәте өчен "Әнәк Агрофирмасы" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте баш хисапчысы Фәтхиева Гөлфия Рәхимҗан кызына "Татарстан Республикасының Атказанган экономисты" дигән мактаулы исем бирелде.
Мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм күпъеллык намуслы хезмәте өчен 1 нче санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбенең технология укытучысы Мөхәммәдиев Дилшат Сәгыйт улына "Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы" дигән мактаулы исем бирелде.
Авыл хуҗалыгы өлкәсендәге күпъеллык нәтиҗәле хезмәте өчен "Тамыр" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте баш инженеры Гилманов Мөдәрис Гильмегали улына "Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде.
Җирле үзидарә органнарында күпъеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Актаныш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Мөхәмәдиева Гөлфинә Баян кызына Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте белдерелде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыгы нигезендә
Агросәнәгать өлкәсендәге күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен"Тамыр" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте трактористы Сәмигуллин Алмас Әсгать улы, "Әнәк Агрофирмасы" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте хисапчысы Хәмзинә Гөлсинә Гаян кызыТатарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән буләкләнделәр.
"Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы ассоциациясе Рәисе күрсәтмәсе нигезендә
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм җирле үзидарәне үстерүгә лаеклы өлеш керткәннәре өчен Мәсәде авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Миннеханова Рәмзия Гарраф кызы, Балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Фазлыева Гөлфия Әфлах кызы Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы ассоциациясе Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Районның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүләре, күпъеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен, Актаныш муниципаль районы Башлыгының Мактау грамотасы белән
Актаныш авыл җирлеге Башкарма комитеты әйдәп баручы белгече Марданова Рәйсә Баян кызы, "Әнәк Агрофирмасы" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте мал караучысы Вәгыйзов Вәзир Вазыйх улы, "Ташкын" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте механизаторы Фатыйхов Илдар Миргазиян улы, "Алга" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте трактористы Мәүлиев Рөстәм Мәхиян улы , Нур Баян исемендәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте ашханә мөдире Сәлимова Гөлшат Флур кызы бүләкләнделәр.
Актаныш муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән
1 нче санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Гәлләмова Лилия Васик кызы, "Ташкын" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте баш хисапчысы Солтанова Алсу Әксән кызы, "Нур" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте терлекчесе Вәлиев Фәнит Рәдиф улы, "Эконом" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте бригадиры Вәзетдинов Әзгат Әзһәр улы, Актаныш муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлеге җитәкчесе Галимҗанова Айгөл Рәдис кызы бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев