Актаныш “Россия чаңгысы–2017”  акциясенә кушыла
Тема дня "Газета"

Актаныш “Россия чаңгысы–2017” акциясенә кушыла

"Россия чаңгысы-2017" 12 февраль көнне "Бүләк" чаңгы базасында үтәчәк. Сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау, районның көчле спортчыларын барлау максатында оештырылучы бу зур чарада теләгән һәр кеше катнаша ала. Башлангыч сыйныф укучылары - 250 метрга, калган укучылар һәм зурлар - ир-ат, хатын-кызлар 1,5-3 чакрымга узышачак. Бәйге җиңүчеләре "БлагоДарение" хәйрия фонды бүләкләренә ия...

"Россия чаңгысы-2017" 12 февраль көнне "Бүләк" чаңгы базасында үтәчәк.

Сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау, районның көчле спортчыларын барлау максатында оештырылучы бу зур чарада теләгән һәр кеше катнаша ала. Башлангыч сыйныф укучылары - 250 метрга, калган укучылар һәм зурлар - ир-ат, хатын-кызлар 1,5-3 чакрымга узышачак.

Бәйге җиңүчеләре "БлагоДарение" хәйрия фонды бүләкләренә ия булачак.

Ярышлар 11.00 сәгатьтә башлана, теркәлү өчен 9.30 сәгатькә җыеласы.


Нет комментариев