Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышта зурлап Мәүлид бәйрәме үткәрелде ( ФОТОЛАР ДА БАР)

18 декабрь көнне Актаныш районда Мәүлид бәйрәме "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле бинасында үтте. Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм Татарстан Диния нәзарәте рәисенең урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин кичәдә райондашларыбызны олуг кичә белән тәбрикләп вәгазь сөйләделәр. Татар-дини җырлар иҗат итүче, мөнәҗәтләр (нашидлар) башкаручы Ильяс Халиков һәм ул җитәкләгән"...

18 декабрь көнне Актаныш районда Мәүлид бәйрәме "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле бинасында үтте. Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм Татарстан Диния нәзарәте рәисенең урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин кичәдә райондашларыбызны олуг кичә белән тәбрикләп вәгазь сөйләделәр.
Татар-дини җырлар иҗат итүче, мөнәҗәтләр (нашидлар) башкаручы Ильяс Халиков һәм ул җитәкләгән" Мөнбәр" татар-дини театры "Аклыкка илтсен юллар" сериясеннән "Болгар җилләре исә" дигән театральләштерелгән-музыкаль тамашасын актанышлыларга тәкъдим итте. Мөнәҗәтләр, җырлар, Аллаһны, Мөхәммәд с.г.в.ны зурлау экранда күрсәтелгән аятьләр, хәдисләр белән дәлилләнеп барды.
Бәйрәм көнне районда Бүләк һәм 57 нче бистәдә иганәчеләр ярдәме белән төзелгән мәчетләр ачылды. Беренчесе Бүләк мәчете булса, икенчесе Мәүлид бәйрәме хөрмәтенә Мәүлид мәчете исемен йөртәчәк.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев