Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АКТАНЫШТА ТЕХНИК КАРАУ: Язгы кыр эшләренә иң яхшы әзерлекле хуҗалык 100 000 сум премиягә ия булачак (+ ЧАРАДАН БЕЗНЕҢ ФОТОРЕПОРТАЖ)

Мондый контроль тикшерүләр, беренче чиратта, әзерлекне тикшерүгә йөз тоса, икенче яктан, район җитәкчелеге язгы кыр эшләренә техниканы иң яхшы әзерләгән хуҗалыкларны билгеләү максатын да куя. Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттаховның инициативасы белән, быел иң яхшы әзерлекле хуҗалыклар махсус премияләргә лаек булачак.

Басу-кырлардан кар китәргә өлгермәде, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре инде тулы куәттә язгы кыр эшләре башлануын көтә. Районның һәр хуҗалыгы бүген ныклы әзерлек сызыгында.  1 мартка җәмгыятьләргә техникаларын әзерләп бетерү  бурычы куелган иде. Механизаторлар максатларына иреште – бу  һәр хуҗалыкта шушы көннәрдә булып узган техник карауларда да ачык чагылды. 

4 апрель көнне исә район җитәкчелеге, җаваплы затлар белән берлектә, хуҗалыкларда булып, язгы кыр эшенә керәчәк техникаларны янә күз уңыннан үткәрде, контроль карау оештырды. 

Бүген тракторлар, тагылма агрегатлар, авыл хуҗалыгы машиналары белән беррәттән, орлык сакланган амбарлар, агулау техникалары, ашханәләр дә, әзерлек дәрәҗәләренә карап, бәя алды. 

Икегә бүленгән төркем, район башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев һәм район Советының аппарат җитәкчесе Альберт Тимиров рәислегендә,  авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре белән берлектә, һәр хуҗалыкның техник базасын карап чыкты. Урыннарда аларны хуҗалык җитәкчеләре, баш агрономнар, баш инженерлар, экономистлар, механизаторлар, каршы алды. 

Мондый контроль тикшерүләр, беренче чиратта, әзерлекне тикшерүгә йөз тоса, икенче яктан, район җитәкчелеге язгы кыр эшләренә техниканы иң яхшы әзерләгән хуҗалыкларны билгеләү максатын да куя.  Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттаховның инициативасы белән, быел иң яхшы әзерлекле хуҗалыклар  махсус премияләргә лаек булачак. Кызыксындыру бүләгенең суммасы да саллы: беренче урынга – 100 000 сум, икенче урынга – 75 000 сум, өченче урын алучы хуҗалык 50 000 сум күләмендәге акчалата премия белән хөрмәтләнәчәк.

Нигездә, район хуҗалыклары язгы кыр эшләренә тулысынча әзер.  Җәмгыятьләрдә  механизаторлар белән тәэмин ителеш 100%ны тәшкил итә, ягулык-майлау материаллары, ашламалар белән дә тоткарлыклар юк.  Бүген аграрийлар авыл хуҗалыгы техникасын тулысынча комплектлаштыру белән мәшгүль. 


2019 ел уңышын   Актаныш игенчесе быел да көнне төнгә ялгаган намуслы хезмәт белән күтәрергә исәп тота. Билгеле, уңышның күләменә, беренче чиратта, һава шартлары, елның үзенчәлекләре йогынты ясаячак. Әмма механизаторларның хезмәт дәрте, төзек техника, сыйфатлы орлык – болар барысы да “Актаныш игенчесе” дигән мактаулы исемне яулауда ышанычлы терәк булачак. Бу елның икмәге  өчен район тәүге, мөһим адымны бүген ясады – Җир-Ана хәер-фатихада булсын иде! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев