Хөрмәтле төзүчеләребез, төзүче ветераннарыбыз! Сезнең алтын кулларыгыз гади төзелеш материалларыннан могҗизалар тудыра. Яңача-заманча социаль объектлар, йортлар төзелә, авылларыбызда юллар, күперләр төзекләндерелә. Яшәешебездәге җитди проблемаларның чишелеше күзәтелә.
Сезнең хезмәттән башка тормышны алып бару мөмкин түгел. Гомер-гомергә төзүче иң кирәкле һәм иң абруйлы һөнәрләрнең берсе булып саналды һәм шулай булып калыр да....
Хөрмәтле төзүчеләребез, төзүче ветераннарыбыз! Сезнең алтын кулларыгыз гади төзелеш материалларыннан могҗизалар тудыра. Яңача-заманча социаль объектлар, йортлар төзелә, авылларыбызда юллар, күперләр төзекләндерелә. Яшәешебездәге җитди проблемаларның чишелеше күзәтелә.
Сезнең хезмәттән башка тормышны алып бару мөмкин түгел. Гомер-гомергә төзүче иң кирәкле һәм иң абруйлы һөнәрләрнең берсе булып саналды һәм шулай булып калыр да.
Дәүләт программалары эшләп тора. Алар бүген төзелеш оешмаларына даими эш белән мәшгуль булырга, бер-берсе белән ярыша-ярыша төзергә мөмкинлекләр ача. Районыбызда берсеннән-берсе матур, уңайлы йортлар салына. Барысы да район халкы яхшы яшәсен өчен башкарыла.
Яңа биналар төзү белән генә чикләнмичә, искеләрен яңарту буенча да күләмле эшләр башкарасыз. Районыбызның социаль-икътисади үсешенә үзегездән зур өлеш кертүегез өчен чиксез рәхмәтемне белдерәм.
Һөнәри бәйрәмегез белән сезне чын күңелдән тәбрик итәм. Киләчәктә дә хезмәтегездә уңышлар, ныклы сәламәтлек, гаиләләрегезгә имин тормыш телим.
Нет комментариев