Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

“Бию Мәйдан” бәйгесе җиңүчеләре

Район үзәге уку-укыту учреждениеләре, һәр елдагыча, зур тырышлык күрсәттеләр. 25 авыл җирлеге үзешчәннәре бию сәнгате аша үзара аралашты, ярышты һәм тәҗрибә уртаклашты. Бәйгедә оешма-предприятиеләрдән үзәк хастаханә һәм район башкарма комитеты гына катнашты. Бәйге шартларына нигезләнеп, артистлык һәм башкару осталыгына, сәхнә имиджына, махсус бию киемнәренә, музыкаль бизәлешкә, композиция төгәллегенә (сюжет, драматургия),...

Район үзәге уку-укыту учреждениеләре, һәр елдагыча, зур тырышлык күрсәттеләр. 25 авыл җирлеге үзешчәннәре бию сәнгате аша үзара аралашты, ярышты һәм тәҗрибә уртаклашты. Бәйгедә оешма-предприятиеләрдән үзәк хастаханә һәм район башкарма комитеты гына катнашты.
Бәйге шартларына нигезләнеп, артистлык һәм башкару осталыгына, сәхнә имиджына, махсус бию киемнәренә, музыкаль бизәлешкә, композиция төгәллегенә (сюжет, драматургия), сәхнә культурасына карап, жюри бию коллективларына урыннар чыгарды.
"Бию Мәйдан" район бәйгесендә авыл җирлекләреннән 27 балалар бакчасы коллективы катнашты. Үз эшләренә иҗади якын килеп, зур җаваплылык белән карадылар бәйгегә.
Район үзәге балалар бакчалары коллективлары 5-7 яшькә кадәрге номинациядә дә катнаштылар, 18-60 яшькә кадәр номинациядә икешәр бию дә әзерләделәр.
Район буенча 5-7 яшьлек балалар башкаруында 50 бию каралды - 353 бала катнашты (шуларның 185е - авыл, 168е район балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр).
7-12 яшьлек балалар катнашында 35 бию каралды - 560 укучы катнашты.
13-17 яшьлек балалар башкаруында 35 бию каралды - 400 укучы катнашты.
18-60 яшьлек биючеләребез 66 бию куйды - 500 үзешчән катнашты.
Барлыгы 186 бию сәхнәгә куелды. Аларда 1813 кеше биеде.
Балалар коллективлары арасында - 5-7 яшь, 7-12 яшь.
Дипломантлар: "Тылсым" мәктәп-бакча, "Кояшкай, "Умырзая", "Әтәчкәй", Пучы, Аккүз балалар бакчасы коллективлары.
"Парлы бию" номинациясендә дипломант - Чуракай мәктәбеннән Нәбиева Гүзәл һәм Хаҗиев Радмир. "Өмет" номинациясендә "Агыйдел" җыр һәм бию ансамбле студиясенә йөрүче балалар коллективы.
"Ялгыз бию" номинациясендә җиңүчеләр: 1 нче урын - Теләкәй балалар бакчасы: Ногъманова Алинә, Миңнеголова Светлана, 2 нче урын - Югары Яхшый балалар бакчасы: Сибатова Фирүзә, "Әтәчкәй" балалар бакчасы: Шәйхразыева Айзилә, 3 нче урын - "Алтынчәч" балалар бакчасы: Сәлмәнова Рәйлә, Татар Ямалы балалар бакчасы: Зарипова Илзирә, Иске Кормаш балалар бакчасы: Гарифуллина Румия.
Балалар бакчалары бию коллективлары арасында: 1 нче урын - Киров; 2 нче урын - Яңа Әлем,Чуракай; 3 нче урын - "Каенкай", "Алтынчәч", "Ромашка" балалар бакчалары.
12 яшькә кадәр мәктәп укучыларының "Ялгыз бию" номинациясендә 1 нче урын-Богады мәктәбе укучысы Хафизова Таңсылу, 2 нче урын -"Тылсым" мәктәп-бакча укучысы Димөхәмәтова Румия, 3 нче урын - Аеш мәктәбе укучысы Дәүләтов Артур.
12 яшькә кадәр мәктәп бию коллективлары арасында 1 нче урын - Яңа Әлем мәктәбе һәм Иске Кормаш мәктәбе бию коллективлары, 2 нче урын - Актаныш балалар сәнгать мәктәбе бию һәм Актаныш сәнгать мәктәбенең Киров филиалы балалар ансамбльләре, 3 нче урын - Пучы мәктәбе һәм Сәфәр сәнгать мәктәбе бию коллективлары.
13-17 яшькә кадәр балалар арасында 1 нче урын - Актанышның 2 нче урта мәктәбе укучылар бию коллективы һәм кадет мәктәбенең укучылар бию коллективы; 2 нче урын - Киров урта мәктәбе укучылар бию коллективы; 3 нче урын - Актанышның 1 нче мәктәбенең укучылар бию коллективы, Актаныш технология техникумы укучылар бию коллективы. Дипломант - Яңа Кормаш мәктәбенең укучылар бию коллективы.
Үзешчән бию коллективлары арасында дипломантлар: "Әтәчкәй" балалар бакчасы тәрбиячеләр коллективы, "Ромашка" балалар бакчасының тәрбиячеләр бию коллективы, Актанышның 1 нче мәктәбе укытучылар коллективы, Яңа Әлем мәдәният йортының бию, Пучы авыл мәдәният йортының "Яшьлек" бию ансамбле, Әтәс авылы мәдәният йорты бию коллективы.
Ялгыз биюләр: 2 нче урын - гуманитар гимназия укучысы Нәфисә Вәлиева, 3 нче урын - Татар Ямалы гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Регина Салихҗанова һәм Яхшый мәдәният йортыннан Зарипова Эльвира.
Парлы биюләр: 3 нче урын - Меңнәр авылыннан Мирас Фазылов һәм Венера Газдалиева.
Бию коллективлары арасында Гран-при - Иске Кормаш мәдәният йортының "Чишмә" халык бию ансамбле, 1 нче урын - Киров мәдәният йортының "Дуслык" бию ансамбле, 2 нче урын - Актанышның 2 нче мәктәбенең укытучылар бию коллективы һәм Сәфәр авылы мәктәп укытучыларының "Мирас" бию коллективлары, 3 нче урын - Яңа Әлем авылы балалар бакчасының тәрбиячеләр бию коллективы, Мари Суыксу авылының "Ший Памаш" халык фольклор ансамбле, Актаныш технология техникумының укытучылар бию коллективы, "Тылсым" бакча-мәктәп коллективының укытучылар бию коллективы, район башкарма комитетының бию коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев