Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

“Бәләкәч” офыкларын киңәйтә

"Балалар бакчалары төзелеше" максатчан программасы балалар бакчаларындагы чиратны Актаныш районында да киметте. Быел июль азагында Актанышта 140 урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасы ачу планлаштырыла. Соңгы биш елда авылларда да шушы юнәлештә нәтиҗәле эш барды. Республикада социаль объектлар төзү, булганнарын төзекләндерү Президент программаларына нигезләнеп алып барыла. Россиядәге катлаулы икътисади шартларга карамастан,...

"Балалар бакчалары төзелеше" максатчан программасы балалар бакчаларындагы чиратны Актаныш районында да киметте. Быел июль азагында Актанышта 140 урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасы ачу планлаштырыла. Соңгы биш елда авылларда да шушы юнәлештә нәтиҗәле эш барды.
Республикада социаль объектлар төзү, булганнарын төзекләндерү Президент программаларына нигезләнеп алып барыла. Россиядәге катлаулы икътисади шартларга карамастан, республикада эшләп килүче уникаль проектларның берсе генә дә ябылмады. Бүгенге көндә аларның утызы да үсештә. Шуларның берсе - "Балалар бакчалары төзелеше". Әлеге программа үз алдына балалар бакчаларына булган чиратны киметүне максат итеп куя.
Биш ел эчендә Татарстанда республика бюджеты хисабыннан, төзекләндерү эшләрен дә кертеп, 200 мәктәпкәчә учреждение ачылган, шуның 118е яңа балалар бакчасы. Актанышлылар да бу арада күңелле мәшәкатьләр ыгы-зыгысында яши - июль ахырында Нөркә бистәсендә яңа балалар бакчасы нәниләр өчен тәүге кат үз ишекләрен ачачак.
Шушы юнәлештә районда биш ел дәвамында эшләнгән эшләр белән таныштыруын сорап, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттаховка мөрәҗәгать иттек.
- Балалар бакчалары төзү, капиталь төзекләндерү үткәрү, күпфункцияле үзәкләр булдыру нигезендә өстәмә урыннар булдырылды. 2011 елда "Бәләкәч" программасы буенча Меңнәр авылында 30 балага исәпләнгән балалар бакчасы ачылды. Шул ук елны Адай авылында 12 урынлык төркем, Богадыда 16 урынлык ике төркем, аскы Актанышта 34 урынлык ике төркем, Актанышбашта 15 урынлык бер төркем ачылды.
Боларның һәммәсе дә район бюджеты хисабыннан эшләнде. 2012 елда Әлемдә 15 урынга ясле төркеме ачылды, Тыңламаста күпфункцияле үзәккә 15 урынлык балалар бакчасы күчте. Усыда шундый ук үзәктә 15 урынлык төркем ачылды. 2014 елда Түкедә балалар бакчасына косметик ремонт ясалды. Район үзәгендә узган ел 12 кварталда - 140 урынлык "Умырзая" балалар бакчасы, 57 кварталда 30 урынга исәпләнгән "Бөрлегән" шәхси балалар бакчасы ачылды. Быел, шулай ук, Әтәс авыл җирлегендә иске бинадагы балалар бакчасы, капиталь төзекләндерүдән соң, 20 урынлык төркем булып, мәктәп бинасына күчә.
2014 елда районда балалар бакчаларына 3-7 яшьлекләрнең чираты бетте. 40тан артык бала исәптә иде. Бүгенге көндә 1-3 яшьлек 204 бала чиратта тора, яңа туучыларны да кертеп, бу сан 300дән артып китә, - диде ул.
Мәктәпләрне капиталь төзекләндерү программасы районда нәтиҗәле эшләде, киләсе елга төзекләндерү калган мәктәпләрдә дә үткәреп төгәлләнә. Бинасын, җиһазларын, җайланмаларын өлешчә яңартып, алдагы елдан балалар бакчаларын төзекләндерү башланачак.
СҮЗ УҢАЕННАН
6 июльдә Чаллы шәһәрендә яңа микрорайонда балалар бакчасы ачылды. "Чаллы бизәкләре" балалар бакчасында 13 төркемдә 240 сабыйны тәрбияләү күздә тотыла. Биредә тәрбияләнәчәк сабыйларның, әти-әниләрнең һәм тәрбиячеләрнең сөенечен Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов үзе уртаклашты. Шул ук көнне Кызыл Чаллы бистәсендә дә "Миләүшә" балалар бакчасы ачылды.
- Узган ел республикада 56 мәктәпкәчә балалар учреждениесен файдалануга тапшырдык, быел тагын 10 000 сабыйга исәпләнгән 73 бакча сафка баса.
Төп максат - социаль инфраструктураны үстерү: яхшы балалар бакчалары, мәктәпләр төзү, югары сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтү, парклар һәм скверларны төзекләндерү, - дип, ассызыклап әйтте Рөстәм Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев