Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреатлары билгеле булды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "2017 елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясен бирү турында"гы Указга кул куйды. 2017 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе белән бүләкләнүчеләр билгеле булды. Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт премияләре буенча комиссия тарафыннан тәкъдим ителеп, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән расланган исемлектә бу шәхесләр бар: 1)...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "2017 елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясен бирү турында"гы Указга кул куйды.
2017 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе белән бүләкләнүчеләр билгеле булды. Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт премияләре буенча комиссия тарафыннан тәкъдим ителеп, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән расланган исемлектә бу шәхесләр бар:
1) Маликова Мәдинә Габделхаковна - "Арыш тәме"китабы. Ул үз эченә роман, повесть, хатирәләрне ала. 2014 елда "Ихлас"ААҖ бастырылган.
2) Салихов Харис Салихович - "А.Пушкин, Г.Тукай иҗатында дөньяви һәм дини мотивлар һәм бүгенге көндә әхлакый тәрбия бирү проблемалары" (Казан, "Идел-Пресс" нәшрияты, 2008); "Дин һәм фән (дөньядагы дини һәм дөньяви мәдәният нигезләре)" (Казан, "Идел-Пресс" нәшрияты, 2012).
3) Шаһиева Розалина Гомәровна - Татарстанның милли мәдәни мирасы турындагы "Мәңгелек гөлчәчәкләре: татар һәм рус телендәге мәкаләләр җыелмасы" (Казан: "Заман" нәшрияты, 2015).
Быел Тукай бүләгенә 19 кеше тәкъдим ителгән иде. Бүләкләр 26 апрель, Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулу уңаеннан үткәрелгән тантанада тапшырылачак.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев