Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ХАЛЫК ҮЗ ФИКЕРЕН БЕЛДЕРӘ: Узган ел Актанышта үзара салым акчасы 41 млн 263 мең 500 сумны тәшкил итәргә тиеш иде

Белгәнебезчә, 20 ноябрьдә районыбызның барлык авыл җирлекләрендә дә референдум уздырылачак. 18 яше тулган һәр граждан, авыл җирлекләрендә үзара салым акчасы җыюга кагылышлы мөнәсәбәтен белдереп, анда катнашырга хокуклы. Әңгәмәдәшебез - район башлыгы урынбасары Илфак Бариев. Ул "Актаныш таңнары" газетасы аша район халкына җиткерергә теләгән фикерләре белән уртаклашты. Дәүләтебез тарафыннан авыл җирлекләре...

Белгәнебезчә, 20 ноябрьдә районыбызның барлык авыл җирлекләрендә дә референдум уздырылачак. 18 яше тулган һәр граждан, авыл җирлекләрендә үзара салым акчасы җыюга кагылышлы мөнәсәбәтен белдереп, анда катнашырга хокуклы. Әңгәмәдәшебез - район башлыгы урынбасары Илфак Бариев. Ул "Актаныш таңнары" газетасы аша район халкына җиткерергә теләгән фикерләре белән уртаклашты.
Дәүләтебез тарафыннан авыл җирлекләре өчен бик уңай программа игълан ителгән иде. Без анда ел саен катнашабыз. Референдум уздырып, халыктан күпмедер күләмдә үзара салым акчасы җыеп, аны, ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә дүрткә тапкырлап, арттырып кайтарып, районыбызда зур гына эшләр башкарырга мөмкинлекләр барлыкка килде. Узган ел район буенча, 4кә тапкырланып кайтканы белән бергә, 41 млн 263 мең 500 сум акча җыелырга тиеш иде. Хәзерге көнгә 33 млн 363 мең 717 сум акча тупланды. Калган өлеше җыелып бетеп, 2017 елның март аенда 4кә тапкырланып кайтачак. Үзара салымны түләмәскә тырышучылар бар. Алар белән эш алып барыла. Уведомлениеләр җибәрелә. Алда судка мөрәҗәгать итәргә җыенабыз. Кемнәрдер түләп, кемнәрдер читтә калырга тиеш түгел.
- Үзара салым акчасына нинди эшләр башкарыла?
- Бу акчалар катгый контроль белән тотыла. Ул 4 структура тарафыннан тикшерелә. Күп кенә авылларда юллар салынды, быел төп игътибар урамнарны яктыртуга бирелде. Яңа төрдәге яктырткычлар куела. Санагыч приборлар урнаштырыла, бу акчаны экономияләргә юнәлдерелә. Киләсе елда да халыкның тормыш-яшәешен яхшыртуга юнәлдерелгән шундый максатлар күздә тотыла.
- Киләсе елда программа элеккечә тәртиптә эшләячәкме?
- Әйе, киләсе елда да бу программа эшләячәк. Татарстан Президенты әйткәнчә, 2017 елда да җыйган акчалар 4кә тапкырланып кайтачак. Ә менә 2018 елда ничек булыр, анысын фаразлау әлегә кыен. Шуңа күрә бу программа гамәлдә булганда, аннан файдаланып калырга кирәк. Барлык райондашларыбыз да актив катнашсын иде, дип халыкка мөрәҗәгать итәбез.
- Референдум уздыруга сайлау участоклары әзерме?
- Сайлау участоклары тулы әзерлектә. Сайлау комиссияләре шул ук составта эшләячәк. Бары тик 57 нче бистәдә яшәүчеләр өчен генә яңалык бар, гимназиядә урнашкан сайлау участогы хәзерге көннән башлап "Лачын" боз-спорт сараена күчерелә.
Авыл җирлекләре депутатлары үзләренең утырышларын үткәрделәр. Референдумда тавыш биреп, халык ул тәкъдимнәрне тәгаенласа, без киләсе елда да районыбызны матурлау, төзекләндерү буенча күп кенә эшләр башкара алыр идек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев