Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Хезмәткә лаеклы бәя – олы бәхет

Тарафта иң мул фасыл хакимлек итә. Табыннарга өстәлгән нигъмәтләрдә игенчеләр хәстәрлеге күренә. Җир байлыгын ил байлыгына әверелдереп, комбайнчыларыбызны хезмәткә рухландыру максатыннан аларга акчалата премияләр тапшыру кебек күркәм гадәтне район җитәкчелеге күптән гамәлгә кертте. Менә быел да, хезмәт кешесенә - хөрмәт традициясенә тугры калып, Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев, авыл...

Тарафта иң мул фасыл хакимлек итә. Табыннарга өстәлгән нигъмәтләрдә игенчеләр хәстәрлеге күренә. Җир байлыгын ил байлыгына әверелдереп, комбайнчыларыбызны хезмәткә рухландыру максатыннан аларга акчалата премияләр тапшыру кебек күркәм гадәтне район җитәкчелеге күптән гамәлгә кертте.
Менә быел да, хезмәт кешесенә - хөрмәт традициясенә тугры калып, Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов җир уллары янында булып, фидакарьләребезнең хезмәтенә бәя бирделәр. Акчалата премияләр Дон-1500 комбайнында 12 мең центнердан артык, "Акрос"ларда - 14 меңнән, чит ил кыр корабларында 16 мең центнердан артык, ә "Енисей"да иң күп икмәк суктыручыларга һәм иң яшь экипажга тапшырылды. Район җитәкчелеген район мәдәният йорты сәнгатькәрләре җырлы сәламнәре белән озата йөрде.
(ФОТОЛАР МОНДА: http://актаныш-рт.рф/tt/the-news-tat/item/4635-fail-kamaev-hezmәtegez-өchen-rәhmәt-kombaynchyilar.html)
Басу-кырлар өстенә икмәк исе таралган. Тук башаклар кояш нурына тулган мәл - урак өсте. Ул төгәлләнергә дә санаулы гына көннәр калды. Район башлыгы Фаил Камаев, игенчеләребезгә мөрәҗәгать итеп: "Корылыктан зыян күрсәк тә, басуларыбызда мул уңыш үстердек. Бүген һәркемнең максаты да уртак - урып-җыюны югалтуларсыз башкарып чыгу. Моны тиешле дәрәҗәдә оештыруның бездә бай тәҗрибәсе бар. Хезмәт яратудан туган бу осталыкка ия булу артында сезнең тырышлык, сезнең фидакарьлек ята. Олы хөрмәт һәм мактауларга лаек хезмәтегез алдында баш иябез. Уңыш бәйрәмнәрен сафларыбызны киметмичә, матур нәтиҗәләр белән каршыларга булсын!"- диде.
Әле алга таба иң югары күрсәткечкә ирешкән бер җир улын сюрприз да көтә. Ул, Актаныш муниципаль районы башлыгы, "Болгар FM" радиосы белән берлектә, Казандагы "Васильево" шифаханәсенә юллама белән бүләкләнәчәк. Ә инде барлык комбайнчыларыбызны да үзебезнең җирлектә урнашкан шифаханәләрдә савыктыру курсларын ел дәвамында үткәрү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев