Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ҖИТЕЗ ХӘБӘР: Актанышта Бөтенроссия гармун бәйрәме башланып китте (+БЕЗНЕҢ ФОТОРЕПОРТАЖ)

Әлеге сәгатьләрдә Татартан халкын гына түгел, Россиядә яшәүче гармунчыларны бергә җыйган “Актаныш гармуннары” Бөтенроссия фестивале Актаныш җирлегендә үзенең эшен башлап җибәрде.

Мөгаен, бу кадәр гармунчының күптән болай бергә җыйналганы булмагандыр!? Россиянең төрле төбәкләреннән, Татарстанның бик күп районнарыннан килгән гармунчы-баянчылар Актанышның Сабантуй урынын чын-чынлап гармун бәйрәменә әверелдерделәр. Мәйданның кайсы ягына гына карама – бар җирдән моң бөркелә, һәр тарафтан тальян, гармун моңы яңгырый. 

“Актаныш гармуннары” Бөтенроссия фестивалендә барлыгы 300ләп катнашучы бар.  Исемлектә Самара, Төмән, Киров өлкәләре, Татарстан, Удмуртия, Башкортстан һ.б. республикалардан килгән гармунчылар бар. 

Фестивальнең хәзерге өлешендә конкурсантларны тыңлау бара:  Балалар мәйданчыгы “Сөн” мәйданында. Аерым башкаручылар мәйданчыгы “Агыйдел” мәйданында. Ансамбльләр мәйданчыгы “Ык” мәйданында. Шулай ук чарада катнашучыларга танылган татар гармунчылары Рәшит Мостафин, Кирам Сатиев, Айнур Моратов һәм татар гармуннарын ясаучы Айрат Харисов остаханәләренең  эшчәнлеге тәкъдим ителгән. Хәтта гармуннарны көйләп бирүчеләр дә бар бүгенге чарада. 

Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова әлеге проектның киләчәге, һичшиксез, булачак дип исәпли. Катнашучылар саны гына да моңа ныклы ышаныч уята, ни дисәк тә, быел бит фестиваль әле беренче тапкыр гына оеша. Нигезе нык булса, әлбәттә аның киләчәге өметле.

Бүген Актанышның Сабантуй мәйданында татар тарихында беренче тапкыр бәйге буларак танылган гармун тартышы, ягъни татар көйләрен кем-кемнән уздырыбрак уйный дигән ярыш та узачак. Бәйге Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов призына үткәрелә. Фәнзилә Җәүһәрова сүзләренчә, гармун тартышы бәйгесен программага керткәндә, оештыручылар күңелендә бераз курку да булган – ярыш үз катнашучыларын табармы соң? Борчылулар юкка булган, әлеге бәйгедә 50дән артык оста үз сәләтен сынарга теләк белдергән инде. 

Сүз уңаеннан, “Актаныш гармуннары” Бөтенроссия фестиваленең тантаналы ачылышы 19.30 минутка тәгаенләнгән. Тантанада шулай ук  профессиональ гармунчылар парады да  булачак. Актаныштан гына да парадта  80гә якын гармунчы катнашыр дип көтелә.  Иң кызыгы – парадны үзенең гармуны белән Актаныш районының башлыгы Энгель Фәттахов җитәкләячәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев