Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Нәҗип Хаҗипов: "Актаныш районы – лидерлар рәтендә"

27 апрель көнне "Әнәк-Агрофирмасы" хуҗалыгында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә республикакүләм семинар узды. Терлекчелек тармагына кагылышлы әлеге гамәли сөйләшүдә Актаныш, Зәй, Минзәлә, Мөслим, Әгерҗе, Сарман һәм Тукай районнарыннан килгән вәкилләр катнашты. Пучы авылының мәдәният йортында пленар өлеш белән башланып китте ул. Иң әүвәл...

27 апрель көнне "Әнәк-Агрофирмасы" хуҗалыгында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә республикакүләм семинар узды. Терлекчелек тармагына кагылышлы әлеге гамәли сөйләшүдә Актаныш, Зәй, Минзәлә, Мөслим, Әгерҗе, Сарман һәм Тукай районнарыннан килгән вәкилләр катнашты.
Пучы авылының мәдәният йортында пленар өлеш белән башланып китте ул. Иң әүвәл Нәҗип Хаҗипов республика авыл хуҗалыгы тармагы эшчәнлеге белән таныштырды, шулай ук, терлекчелектә кулланган алымнарга, хезмәт нәтиҗәләренә тирәнтен анализ ясады.
- Республикада 1 квартал нәтиҗәләре буенча саннар куанычлы, ул сөт булмасын, МЭТ ите, кош ите һ.б. буенча. 1 кварталны сөт җитештерү буенча без 14% үсеш белән тамамлый алдык, ит җитештерү буенча 2% үсеш. Шулар арасында Актаныш районы - лидерлар рәтендә. Сөт җитештерү буенча беренче бишлектә, ә ит җитештерү буенча - икенче урында.
Семинарның практик өлеше "Әнәк-Агрофирмасы" һәм "Нур Баян" хуҗалыклары территорияләрендә узды.
]
чыганак: http://aktanysh.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/909926.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев