Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

“Президент белән бергә” хәрәкәте бердәмлеккә чакыра

28 август көнне "Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәте Республика көненә багышлап уздырылган "Безнең Республика: Без булдырабыз! Без бергә!" дигән балалар открыткалары эскизлары бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләде. Җиңүчеләргә Татарстан символикасы төшерелгән бүләкләр җыелмасы бүләк ителде. Әлеге иҗтимагый хәрәкәт быелның апрелендә "Без булдырабыз! Без бергә! Мы можем! Мы вместе!" форумында төзелде. Форумда Татарстанның...

28 август көнне "Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәте Республика көненә багышлап уздырылган "Безнең Республика: Без булдырабыз! Без бергә!" дигән балалар открыткалары эскизлары бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләде. Җиңүчеләргә Татарстан символикасы төшерелгән бүләкләр җыелмасы бүләк ителде.
Әлеге иҗтимагый хәрәкәт быелның апрелендә "Без булдырабыз! Без бергә! Мы можем! Мы вместе!" форумында төзелде. Форумда Татарстанның барлык иҗтимагый оешмалары вәкилләре җыелган иде. Хәрәкәтнең төп максаты - татарстанлыларны берләштерү һәм Президент программаларын һәм инициативаларын яклау буенча төгәл эшләр башкару.
Бүген Татарстан Республикасының барлык районнарында да "Президент белән бергә" хәрәкәтенең филиаллары эшли. Көн саен аның активистлары 150гә якын чарада катнашалар. Актанышта да алар үзләренең активлыкларын халык күп катнаша торган урыннарда күрсәтәләр. Иҗтмагый хәрәкәтнең Актаныштагы филиалы җитәкчесе Алмазия Хаҗиева белән әңгәмәбез шул хакта.
- Без районыбызда үткәрелгән төрле мәдәни-спорт чараларында бик актив катнашабыз. Җәй дәвамында һәрбер авыл җирлегендә дә кичке уеннар узды. Аларда үзебездән бик зур өлеш керттек. Безнең активистлар халык күп йөргән урыннарда булырга тырышалар. Актанышның "Изге ай" кибете, "Сәүдә йорты", "Магнит" сәүдә үзәге кебек социаль объектлар каршында үзебезнең агитация эшләребезне алып бардык. Буклетлар, календарьлар өләштек.
30 август - Татарстан Республикасы көне уңаеннан "Республика тасмасы" дигән акциягә кушылдык. Ул безнең районда 26 августта старт алды.
- Яшьләрне, балаларны компьютер уеннарыннан аерып, иҗтимагый тормышка тарту җиңел түгелдер, шулай да аларны җәлеп итүнең нинди алымнарын кулланасыз?
- Районыбызның иҗтимагый тормышында актив катнашучы яшьләребез бар. Регина Шиһабетдинова, Артур Долгов, Ләйсән Шәрәфетдинова, Айгөл Мирзанурова, Илүзә Минкәева без катнашкан чараларның үзәгендә кайнадылар. Мәктәп укучылары да теләп тартыла. Балалар белән "Бәхетле балачак" дигән тагын бик матур бер акция үтеп китте. Алар катнашында милли уеннарыбызны искә төшердек. Бергәләшеп уйнаганнан соң, барыбыз да җыелышып, мультфильм карадык.
Авылларда һәм районыбыз үзәгендә спорт мәйданчыклары ачыла. 30 август көнне бәйрәм чаралары кысаларында Такталачык мәктәбенең һәм Актанышның 2нче мәктәбенең спорт мәйданчыклары ачылды. Монда, әлбәттә инде, "Президент белән бергә" хәрәкәте активистлары читтә калмады. "Зарядка" дигән күңелле бер чара оештырдык.
Гомумән, без интернетны да читкә какмыйбыз. Хәрәкәтнең "ВКонтакте" кебек социаль челтәрләрдә актив эшчәнлеге алып барыла. Яшьләр безгә кушыла алалар.
- Алда нинди чаралар көтелә?
- Ниһаять, көтеп алучы иң күңелле чараларның тагын берсе - районыбызга эшкә кайткан яшь белгечләр катнашында Яшьләр форумы көтелә. Ул 11-12 сентябрьгә планлаштырылды. Барлык теләк-тәкъдимнәрегез белән безгә 3-09-26 телефонына шалтыратып мөрәҗәгать итәргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


{mpremote}https://youtu.be/bD8rhM9o3I0{/mpremote}

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев