Тема дня "Газета"
ТӘРБИЯ СӘГАТЕ: Район ЗАГС бүлегендә - "Гаилә мәктәбе дәресләре" (+ ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)
Актаныш муниципаль районы ЗАГС бүлегендә "Яшь гаилә мәктәбе " дәресләре уткәрелде.
24 ноябрь көнне Актаныш муниципаль районы ЗАГС бүлегендә "Яшь гаилә мәктәбе " дәресләре уткәрелде. Очрашуның кунаклары - Актаныш № 1 санлы мәктәбенең 10 класс укучылары булды. Укучылар район ЗАГС бүлегенең эше белән таныштылар. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева яшьләргә электрон...
Актаныш муниципаль районы ЗАГС бүлегендә "Яшь гаилә мәктәбе " дәресләре уткәрелде.
24 ноябрь көнне Актаныш муниципаль районы ЗАГС бүлегендә "Яшь гаилә мәктәбе " дәресләре уткәрелде. Очрашуның кунаклары - Актаныш № 1 санлы мәктәбенең 10 класс укучылары булды. Укучылар район ЗАГС бүлегенең эше белән таныштылар. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева яшьләргә электрон гариза бирү тәртибе, электрон хезмәтләр турында сөйләде. Акт язуларының саклану урыны булган - архивның эшчәнлеген аңлатты. Гаилә темасына укучыларның сорауларына җавап бирде. Психолог Ф.З.Шәйгәрданова, Актаныш муниципаль районы имам мөхтәсибе Р.Р.Мортазин катнашында "Ничек бәхетле гаилә корырга ?" дигән темага багышланган түгәрәк өстәл янында очрашуда үзләренә бик күп файдалы мәгълумат алдылар. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева кызлар, егетләргә үзенең изге теләкләрен җиткерде, укуларында уңышлар теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев