«Актаныш» сайты редакторы Ләйсән Газизова Мәскәү экспертлары оештырган стратегик сессиядә катнашты
Казан янындагы «Идел» яшьләр үзәгендә массакүләм мәгълүмат чаралары өчен контент булдыру буенча «Татмедиа» АҖ медиахолдингы массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләре өчен стратегик сессия узды. Анда сайт редакторлары һәм SMM-белгечләренә Мәскәү экспертлары ике көн дәвамында мөһим темалар буенча белем бирде. Стратегик сессиядә «Актаныш» сайты редакторы Ләйсән Газизова да катнашып диплом белән бүләкләнде.
Чараны «ТАТМЕДИА» генераль директоры Шамил Садыйков ачып җибәрде. Бүген социаль челтәрләрдә яңа алымнар белән эшләүнең көн кадагында икәнлеген ассызыклады.
Дзен.ру сайтында «Новости» проекты партнерлары белән эшләү төркеме җитәкчесе Иван Макаров һәм VKда алга этәрү һәм аналитика юнәлеше җитәкчесе, digital-маркетинг өлкәсендә таргетланган реклама һәм нейрочелтәрләрне интеграцияләүдә махсуслашкан эксперт Николай Афиногенов алып барды.
Николай Афиногенов Татарстан журналистларына төбәк массакүләм мәгълүмат чараларының социаль челтәрләре өчен уңышлы контент-стратегиянең төп элементлары турында сөйләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев