Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Үзебезнең журналистлар булдыра!

Блогер булу -замана таләбе: Актаныш үзәк балалар китапханәсе күңелле очрашу үткәрде

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков хәзерге заман журналисты блогер булырга тиеш, дигән фикере белән күпләр киләшәдер, мөгаен.

Ник килешмәскә, чын-чыннан иң яхшы блогерлар — нәкъ журналистлар! Бары тик журналист, нинди аудиториягә мәгълүмат җиткерсә дә, тикшерелгәнне, дөрес һәм хак булганны гына халыкка ирештерә.

Актаныш үзәк балалар китапханәсе коллективы балалар өчен кызыклы һәм мавыктыргыч булган әллә никадәр чаралар, очрашулар уйлап табып тора. Балалар китапханәсе мөдире Илмира Әлдәм кызы Фәрхтдинова җитәкчелегендә Айгөл Әбүзәр кызы Мөхәммәтдинова һәм Клара Әмирҗан кызы Азямова искиткеч күңелле итеп Блогерлар көне уңаеннан күңелле чара оештырдылар. Бәйрәм рухында күңелле очрашу стадионда узды. Яшел чирәмлектә китап-иллюстратив күргәзмәдә вакытлы матбугат белән дә танышып була иде.

Биредә Актанышның 2нче санлы мәктәбенең башлангыч сыйныфлардан укучылар һәм «Ромашка» балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре катнаштылар. «Актаныш-информ» редакциясеннән Юлай Низаев бала-чагага блог, социаль челтәрләр алып бару серләре хакында сөйләде,

вакытлы матбугатны яшьтән укып барырга өндәде. 


Куанычлы, балалар бик яшь кенә булуларына карамастан "Актаныш-информ"ның интернеттагы ресурсларын беләләр, өйләрендә әти-әниләре, чарада катнашучы педагоглар да "Актаныш таңнары«н алдыралар икән.

Илмира Әлдәм кызы чара барышында Татарстан Республикасының Милли китапханәсе гамәлгә чыгарган «Китапстан» исемле җәйге проект хакында да бәян итте. Бик кызыклы, шәп проект икән ул, балаларга бу проектта катнашу өчен махсус карта, брошюралар өләшенелде. Сөенечле күренеш, иң нәни сабыйлар да китаплар илен үз итә.

Чара заманча, матур җырлар, батллар, уен-көлке белән үрелде. Балалар гаять актив булды. Ахырдан катнашучылар китапханә хезмәткәрләренә ихластан рәхмәтлелек сүзләрен җиткерделәр, флешмоблар биеделәр.

Сүз уңаеннан, бу көнне билгеләп үтү фикере 2004 елда барыкка килә. 40тан артык илдән 500 блогер берләшеп, бу көнне блогерлар көне дип атарга карар кыла. Бу бөтендөнья блогерларын берләштерү, алар арасында дустанә мөнәсәбәт урнаштыру өчен эшләнә. Районыбызның блогерларын да чын күңелдән тәбриклибез, уңышлар, көннән-көн язылучылар саны артуын һәм Актаныш, туган төбәгебезнең данын еракларга таратуларын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев