Актанышта агачлар утыртыла
Урамнарны яшелләндерүгә район башлыгы Энгель Фәттахов та үз өлешен кертте.
25 сентябрьдән 25 октябрьгә кадәр дәвам иткән район үзәгендә һәм җирлекләрдә төзекләндерү, яшелләндерү һәм чистарту айлыгы кысаларында һәм бердәм агач утырту көне уңаеннан бүген һәм иртәгә район үзәгендә һәм авыл җирлекләрендә агач утырту буенча өмәләр оештырыла.
Бүген әлеге эш Актанышта башланып китте. 57 нче бистәгә чыгучы Салих Хөснияров урамы буйлап чыршы үсентеләре утыртылды. Әлеге игелекле гамәлдә Актаныш автотранспорт оешмасы хезмәткәрләре, технология техникумы укучылары катнашты. Район башлыгы Энгель Фәттахов та чыршы агачы утыртты.
-Һәр кеше үз гомерендә ким дигәндә ике агач утыртырга тиеш , диләр. Шуңа күрә район белән бергәләп бүген һәм иртәгә агач утырту эшләрен башкарып чыгарга иде.
Райондашларны анда актив катнашырга чакырам. Һәрберебезнең урам аллары, ихаталары, эшләгән урыннары бар. Аларның мәйданнарын агачлар белән бизәп, районны яшелләндерүдә үз өлешебезне кертсәк иде, - диде Энгель Фәттахов.
-Көзге өмәләр барышында Салих Хөснияров урамында, Баян Дәүләтов урамнарында өстәп чыршылар утырту бара. Пенсия фонды тирәсендә, Актанышның 2 нче мәктәбе переметры буенча чыршылар утырту күздә тотыла. Ресторан тирәсендәге мәйданга да чыршылар өстәп утыртылачак. Салих Хөснияров урамының тау битенә ике меңләп нарат үсентесе утырту планлаштырыла, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Габделхәев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев