Актанышта Татарстан Республикасы көне уңаеннан бәйрәм концерты уза (фото һәм видеолар)
Бүген, 30 август Татарстан Республикасы көне. Әлеге бәйрәм районыбыз халкы өчен дә кадерле. Моннан 32 ел элек, 1990 елның 30 августында Республика дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителде. СССР барлыкка килгән елдан (1922 елдан) бирле татар җәмәгатьчелегенең хыялы — шул чакта ук ТАССРны союздаш республика итү турындагы хыял-өметләр, ниһаять, 1990 елның 30 августында тормышка аша. Бүген Татарстан Россиядәге иң гүзәл, социаль-икътисади тотрыклы, тынычлык хакимлек иткән республикаларның берсе.
Актанышта Татарстан Республикасы көне уңаеннан Әлфия Афзалова исемендәге район мәдәният сарае каршында зур концерт оештырылды.
Мәдәният сарае каршында эшләп килүче ансамбльләр, җырчы, нәфис сүз остасы булган артистларыбыз районыбыз халкы, кайткан кунаклар өчен туган җиребезне, изге Ватаныбызны зурлап җырлар башкарды, шигырьләр сөйләде.
Җыр-моң сөюче апалар, абыйлар, кечкенә балаларын җитәкләгән яки күтәргән матур парлар, төрле хезмәт ияләре җәйге кичтә рәхәтләнеп ял итте.
Концертта авыл җирлекләреннән килүче тамашачыларыбыз да бар иде.
Актаныш районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Зарипов барлык тамашачыларны Татарстн Республикасы көне белән кайнар котлады, ихлас теләкләрен җиткергәндә, республикабызның көннән-көн үсә, төзекләнә баруына басым ясады,
бу эшләрнең барысы да Татарстанда яшәүчеләр өчен башкарылуын ассызыклады,
тир түгеп тапкан хезмәт хакларыгызның рәхәтен күреп яшәгез, дип мөрәҗәгать итте ул райондашларына:
- Хөрмәтле, кадерле якташларыбыз, кайткан кунаклар, ветераннарыбыз! Чын күңелемнән Татарстан Республикасы көне белән тәбрик итәм. Татарстан Республикасы кебек үк Актаныш районы да бу бәйрәмгә үзенең бүләкләре, үзенең уңышлары белән килә. Басулардагы күкрәп үскән игеннәр, зур социаль әһәмияткә ия объектлар- ФАПлар, юллар төзелү, биналарны төзекләндерү- алар барысы да сезнең фидакарь хезмәт җимешләре. Алдагы көннәрдә дә күпмилләтле республикабызда бергә булып, бердәм булып, татар теленең дәрәҗәсен күтәреп, милләтебезнең гореф-гадәтләрен саклап, башка милләтләр белән дус-тату булып яшәргә язсын,- диде Ленар Рафак улы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев