Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

КАЗАНДА ЯКТАШЫБЫЗ ӘЛФИЯ АВЗАЛОВАНЫ ЗУРЛЫЙЛАР: Мәшһүр җырчының үзәге ачылды(фотолар)

Үзәктә Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалованың сәхнә күлмәкләрен, җырлары язылган пластинкалар, фоторәсемнәрен, аңа тапшырылган дәүләт бүләкләрен күрергә була.

      «Ниһаять, Казан уртасында Әлфия апаның үз үзәге булды. Бу үзәк Әлфия апаның иҗатына гашыйк кешеләрнең бер очрашу урыны булырга тиеш дип уйлыйм. Мин үземнең студент, шәкертләремә монда килеп очрашырга, җырларга әйтәчәкмен. Монда, беренче чиратта, сәнгать әһелләре, шәкертләр, мәдәният сөючеләр, яшьләр йөрергә тиеш», — диде Салават Фәтхетдинов.

           Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова үзәкнең һәр көнне иртәдән кичкә кадәр эшләячәген әйтте. 
«Аллага шөкер, Казанда туристлар бик күп. Аларга Әлфия Авзалованың иҗаты кызык. Килсеннәр, карасыннар. Әни: „Әх, мин киткәч, күлмәкләрем әрәм була инде“, — диде. „Әрәм булмый, курыкма“, — дидем. Монда әниемнең күлмәкләре, пластинкалары. Үзәк көн саен иртәнге сәгать уннардан кичке алтыга кадәр эшләр дип уйлыйм», — диде Әлфия Авзалованың кызы, үзәкнең идея авторы Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова. 

             Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Әлфия Авзалованы бүгенге көннең яшь җырчылары өчен үрнәк дип атады. «Барыбыз да белә, Әлфия апа — авыл кызы. Аның тормышы, иҗат юлы яшь җырчыларыбызга бик зур үрнәк. Һәркемнең үз хыялы булырга тиеш, кеше курыкмыйча, шушы хыялга омтылырга тиеш. Әлфия апа моны дәлилли. Бу үзәктә аның иҗат юлы да, тормышы да күренә», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Ирада Әюпова киләчәктә үзәктә күпләп чаралар оештырырга ниятләүләрен сөйләде. «Бер генә хыялым, үтенечем бар: шушы үзәктә һәрвакыт кешеләр булырга тиеш, буш калырга тиеш түгел ул. Бу — безнең бурычыбыз. Биредә күбрәк чаралар оештырырга тырышырбыз», — диде министр.

           Үзәктә легендар җырчының сәхнә киемнәре, җырлары язылган пластинкалар, фоторәсемнәре, дәүләт бүләкләре урын алган. Бинага керү юлында легендар җырчының скульптурасы урнаштырылган. 
«Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/culture/07-07-2021/kazanda-lfiya-avzalova-z-ge-achyldy-5829462 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев