Рөстәм Миңнеханов Ураза һәм Корбан гаетен бәйрәм итү көннәрен раслады
Быел Рамазан ае 13 апрельдә башлана.
(Казан, 10 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ураза һәм Корбан гаетен бәйрәм итү көннәрен раслый торган указны имзалады.
Документ текстында әйтелгәнчә, «ай календаре һәм гореф-гадәтләр нигезендә» Ураза бәйрәме 13 майга туры килә. Корбан бәйрәме 20 июльдә билгеләп үтеләчәк.
Моңа кадәр Татарстан Диния нәзарәте Ураза Һәм Корбан гаете көннәрен билгеләде. Мөфтият аңлатканча, 2021 ел Һиҗрә буенча 1442 елның уртасына һәм азагына туры килә. Рамазан 13 апрельдә башлана, утыз көн дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев