ТАССРның 100 еллыгы флагы Актанышта
Актанышлылар ТАССРның 100 еллыгына багышланган флаг эстафетасын кабул иттеләр.
Бүген Актанышта истәлекле зур вакыйга булды: ТАССРның 100 еллыгына багышлап быелның 30 гыйнварында Бурятиядә старт алган флаг эстафетасы районыбызга килеп җитте.
«ТАССРның 100 еллыгына багышланган флаг эстафетасы» проекты Россия һәм республика этапларыннан тора. Россия этабы кысаларында флаг 68 федераль округта булды. Бәйрәм тантаналары вакытында аңа субъектларның флагы төшерелгән билгеләр беркетелде.
Ниһаять, бүген флаг – Актанышта. Аны, иң элек, “Батыр” универсаль спорт комплексында велосипедчылар каршы алды. Велосипедчылар Актаныш урамнары аша әләмне Җиңү паркына алып килде. Паркта ТАССРның 100 еллыгы әләмен актанышлылар Россия флагы белән каршы алды. Актанышта бүген ике бәйрәм бергә туры килде. Россия флагы көне һәм быел Бөек Җиңүгә 65 ел тулу уңаеннан биредә тантаналы митинг булды, яуда ятып калган яугирләр истәлегенә Җиңү паркындагы Батыр солдат һәйкәленә, обелиск-мемориал такталарга чәчәкләр салынды.
ТАССРның 100 еллыгы әләмен тантаналы кабул итү район Советы бинасы каршында узды. Район башлыгы Энгель Фәттахов үзенең чыгышында флаг этафетасының мөһим вакыйга булуын билгеләп узды, флагка район гербы төшерелгән тукыманы беркетте.
Флаг алга таба үзенең сәяхәтен дәвам итеп, 30 август көнне Казанга кайтып җитәчәк. Республика көнендә ТАССР байрагы башкаланың милли музеена куелачак.
ф
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев