Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга

Агыйделдә боз кузгалды (фото һәм видеолар)

Агыйделдә боз кузгалуын актанышлылар кар эри башлау белән зарыгып көтә. Быелгы иртәләп килгән яз табигатькә үз төзәтмәләрен кертте. Ел саен апрель уртасында боз китү быел 29 мартка туры килде.

               Агыйдел- Актанышның йөзек кашы. Елның һәр фасылында Агыйделгә сокланып, аннан дәрт-дәрман алып яр буенда ял итүчеләр, ләззәтләнеп балык тотучылары булыр.

                Ә менә язгы ташу- чорында, боз киткәндәАгыйдел буе Сабантуй мәйданына охшап кала. Безнең өчен боз китү- язның беренче бәйрәменә тиң.  

Быел бу бәйрәм 29 мартка туры килде. Бүген елга буе тынып тормый, әле берәүләр, әле икенчеләр гаиләләрен машиналарына утыртып боз китүне тамаша кылырга килә.

Бозлар элеккечә актарылып, кубарылып, бер-берсенә менә-менә акмаса да, боз киткәнне күзәтүнең, табигать могҗизасына карап хозурлануның үз рәхәте.

              Халык йөзеп баручы боз кисәкләренә тимер тәңкәләр- вак акчалар ташлый. Тиеннәрне ыргытканда, әлбәттә, күңелдән генә изге теләкләр теләнә. 

         Хәерең белән кил, кояшлы яз! Озын кыш буена елга өстен каплап алган бозлар белән чир-чорлар китсен. Агыйделнең саф суы илебезгә тынычлык, үзебезгә сәламәтлек, бәхет алып килсен!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев