Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга

Актаныш районы халкы иртәннән үк җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауларда актив катнаша

Актаныш районы халкы җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауларда актив катнаша. Моны Әлфия Авзалова исемендәге 619 нчы сайлау участогы рәисе Илназ Хөҗҗәтов та раслады.

Тавыш бирү иртәнге 7.00 сәгатьтә башланып китте һәм 20.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Тавыш бирү бердәм исемлек һәм бермандатлы сайлау округлары буенча үтә. Актаныш, Мөслим, Әгерҗе районнары 43 санлы Ык буе бермандатлы сайлау округы составына керә. 

Тавыш бирергә килгән һәр сайлаучы ике бюллетень ала. Бер бюллетень партия исемлеге буенча булса, икенче бюллетень – бермандатлы сайлау округы буенча. Кайбер сайлау участокларында сайлаучыларга өч бюллетень бирелә, чөнки берничә участокның бермандатлы сайлау округларында җирле үзидарәләрнең вәкиллекле органнарына да депутатлар сайлана.

Актаныш районы территориясендә 46 участок сайлау комиссиясе эшли. Җиде участок комиссиясе район үзәгендә урнашкан. Барлык участокларда да район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре кизү тора.

619 нчы сайлау участогында 1302 сайлаучы теркәлгән. Иртәнге сәгатьләрдә үк инде 10 процент сайлаучылар җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауларда үз тавышын биргән.

619 нчы сайлау участогы рәисе Илназ Хөҗҗәтов сайлаулар иртәннән үк актив башланды, ди.

- Безнең участоктагы 1302 сайлаучының унысы беренче тапкыр сайлауларда катнаша. Без аларга бүләкләр әзерләдек. шулай ук «Бөтен гаилә белән сайлауларга!» фотоконкурсында да райондашларыбызны актив катнашырга чакырабыз. Моның өчен сайлауларда биргән беләзекне киеп сайлау участогының тышкы ягында гаилә белән фотога төшәргә һәм аны социаль челтәрләрдә #ТатарстанАлга һәм #ВсейСемьейНаВыборы хештегы белән урнаштырырга кирәк. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев