Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга

Актанышка «Алдынгылар хәрәкәте»нең Татарстан бүлекчәсе җитәкчесе Тимур Сөләйманов килде (фотолар)

Бүген районыбызда мөһим вакыйга- «Алдынгылар хәрәкәте»нең Татарстан бүлекчәсе җитәкчесе Тимур Сөләйманов Актанышка килде, район җитәкчелеген, мәгариф җитәкчеләрен, укучыларны «Движение первых- Алдынгылар хәрәкәте»нең максаты, хәрәкәтнең төп юнәлешләре белән таныштырды.

         Бүгенге очрашу Актаныш районында "Движение первых- Алдынгылар хәрәкәте"нә нигез салуга багышланды. Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте»нең Татарстан бүлекчәсе җитәкчесе Тимур Сөләймановны районыбыз балалары Җиңү паркында каршы алды.  Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, укучылар  кунакларга патриотик, милли, экология, ЮХИДИ һәм башка юнәлешләрдәге балалар хәрәкәтләре эшчәнлеге турында сөйләделәр. 

        "Яшьлек" яшьләр үзәгендә Тимур Җәүдәт улы һәм  Ленар Рафак улы мәктәпләр,  технология техникумы директорлары, аларның тәрбия буенча урынбасарлары, балалар бакчалары мөдирләре белән эшлекле сөйләшү оештырдылар.

Соңыннан Тимур Җәүдәт улы районыбыз мәктәпләре укучылары, педагог-оештыручылар белән аралашты. Лидерының үз авызыннан 100дән артык кыз һәм егет "Алдынгылар хәрәкәте"нең максаты, принциплары һәм кыйммәтләре, оешманың нәрсә белән шөгыльләнәчәге һәм аңа ничек кушылырга кирәклеге турында белде.

            "Алдынгылар хәрәкәте" алдында 12 төрле кызыксыну клублары эшләячәк: "Мәгариф һәм белем", "Фән һәм технология", "Хезмәт, һөнәр һәм үзмәшгульлек", "Мәдәният һәм сәнгать", "Волонтерлык һәм иреклелеләр", "Париотизм һәм тарихи ядкарь", "Спорт", Сәламәт яшәү рәвеше", "Медиа һәм коммуникация", "Экология һәм табигатьне саклау", "Туризм һәм сәяхәт" - болары республикадан тәкъдим ителгән юнәлешләр. Районыбыз тагын бер юнәлешне үстерәчәк, анысы "Туган тел һәм мәдәният, халкыбызның гореф-гадәтләре" дип атала.

        Мәгариф җитәкчеләре, укытучылар һәм укучылар Тимур Җәүдәт улына үзләрен кызыксындырган сорауларын юлладылар.  

- Бу хәрәкәтнең миссиясе - Россия белән булу, кеше белән булу, бергә булу, хәрәкәттә булу, беренче булу. ”Алдынгылар хәрәкәте” ул - иң яхшы укучы, имтиханнарда йөз балл туплаучы, олимпиада җиңүчеләренеке генә түгел, ә бихисап күп идеяләре, энергиясе ташып торган гап-гади укучылар оешмасы. Бу энергияне кая юнәлтергә? Әлбәттә, яхшы якка. Биредә һәр егет-кыз үзенә ошаган, кызыклы һәм мавыктыргыч шөгыль таба алачак», - диде Тимур Сөләйманов.

             Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов "Алдынгылар хәрәкәте"нә алга куйган максатларга ирешүдә уңышлар теләде.

- Рейтинг системасыннан китеп, һәр баланың күңелен җәлеп итәрлек, файда китерерлек, киләчәк җәмгыятебезне формалаштыра алырлык кызлар-егетләр тәрбияләргә, укытучыларга, укучыларга өстәмә йөк тудырмыйча, табигый рәвештә үсәргә язсын!,- диде Ленар Рафак улы очрашуны йомгаклап.  


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев