Байсар авылында булачак автокросс бәйрәменә рәхим итегез!
1–2 майда Байсар авылында автоспорт сөючеләрне зур вакыйга көтә — Россия чемпионаты һәм Татарстан Республикасы Кубогы кысаларында автокросс ярышлары узачак!
Бу көннәрдә трассада чын драйв, көчле эмоцияләр һәм киеренке көрәш хакимлек итәчәк. Тамашачыларны гадәттәгечә мавыктыргыч, эпик һәм кызу ярышлар көтә!
Автоспортка битараф булмаган һәркемне әлеге истәлекле автобәйрәмгә чакырабыз. Көчле мотор тавышлары, оста пилотлар һәм адреналин белән тулы мизгелләр — барысы да сезнең өчен!
2 майга чара программасы:
10:00 – Т1-2500. Квалификация, 2 нче серия. Татарстан Республикасы Кубогы
10:30 – Т1-2500. Квалификация, 2 нче серия. Россия чемпионаты
11:00 – Т4-3. Квалификация, 2 нче серия. Россия чемпионаты
12:00 – Тантаналы ачылыш
12:30 – Т1-2500. Квалификация, 3 нче серия. Татарстан Республикасы Кубогы
13:00 – Т1-2500. 3 нче серия. Россия чемпионаты
13:30 – Т4-3. 3 нче серия
14:00 – Финал. NIVA Sport
14:30 – Финал. Т1-2500. Татарстан Кубогы
15:00 – Финал. Т1-2500. Россия чемпионаты
15:30 – Финал. Т4-3. Россия чемпионаты
16:00 – Трофи
Якыннарыгыз, дусларыгыз белән бергә килегез, онытылмас мизгелләрне бергәләп күздән кичерик!
Фотоларда 2025 елдагы автокросс мизгелләре. «Актаныш-информ» архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев