Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга

Бүген, 4 октябрьдә, 10.43 сәгатьтә электр сиренасы тавышы яңгыраячак

Бүген, 4 октябрьдә, 10.43 сәгатьтә электр үзәкләштерелгән хәбәр итүнең төбәк автоматлаштырылган системасының торышы тикшереләчәк.

 "Бөтен кешегә дә игътибар!" сигналы 5 минутка кадәр электр сиреналары, көчле тавышлар һәм сәнәгать предприятиеләренең гудоклары, телевизор һәм радио  аша яңгыраячак.

Бу вакытта телевизордан гадәти тапшырулар урынына хәбәр итү системасының әзерлеген тикшерү турындагы мәгълүмат күрсәтеләчәк.

Хөрмәтле райондашлар! Сирена тавышы ишеткәч, борчылмагыз, паникага бирелмәгез. Тынычлык саклап, әлеге тикшерү эшләрен аңлап кабул итүегез сорала.

1 сентябрьдән мондый тикшерүләр елына ике тапкыр үткәрелергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев