Актаныш

Актаныш районы

16+
Вакыйга

«Эпоха кешесе»: Рөстәм Миңнеханов Минтимер Шәймиевне туган көне белән котлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикабызның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевне туган көне белән котлады. Котлау сүзләре Татарстан Рәисенең рәсми Telegram-каналында дөнья күрде.


Фото: Рөстәм Миңнехановның Telegram-каналыннан видеокадр

Үз мөрәҗәгатендә Рөстәм Миңнеханов Минтимер Шәймиевне «чор кешесе» дип атап, аңа нык сәламәтлек, озын гомер теләде. Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, бүген беренче Президентның исеме зирәклек, акыллы дәүләт сәясәте һәм стратегик фикерләү төшенчәләре белән янәшә тора.

«Хөрмәтле Минтимер Шәрипович, ихлас күңелдән Сезне туган көнегез белән котлыйм! Сезнең зирәк акылыгыз, тирән тәҗрибәгез һәм Татарстаныбызга булган чиксез мәхәббәтегез — бәяләп бетергесез хәзинә. Сез һәрвакыт безнең өчен олы үрнәк булып торасыз», — диелә котлау текстында.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Минтимер Шәймиевкә багышланган видеоязма да урнаштырды. Анда Татарстан халкы республикабызның беренче Президентына котлау сүзләрен җиткереп, аның төбәк үсешенә керткән зур өлешен ассызыклый.

Видеода чыгыш ясаучыларның берсе болай ди:
«Иң әүвәл, татар телен саклап калганы һәм яклаганы өчен рәхмәтлебез. Икенчедән, тарихи мирасны саклауга зур өлеш кертте, нәкъ менә аның эшчәнлеге чорында Татарстан ЮНЕСКО белән хезмәттәшлек итүнең яңа этабына аяк басты».

Минтимер Шәймиевнең дәүләт эшчәнлеге, халкына тугрылыгы һәм тарихи мирасны саклауга юнәлтелгән эшләре бүген дә күпләр өчен үрнәк булып кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев