Актаныш

Актаныш районы

18+
Вакыйга

МИЛЛИ БӘЙРӘМ: Яңа Әлем бакчасы коллективы Карга боткасы уздырды

Милләткә хас бәйрәмнәрне барлау, гореф-гадәтләрне искә төшерү, балаларны милли традицияләр белән таныштыру буенча Яңа Әлем балалар бакчасында эш һәрчак алып барыла.

 "Карга боткасы" бәйрәмендә һава торышы да нәкъ бәйрәмчә – кояшлы һәм җылы булды. Кара каргалар килү хөрмәтенә үткәрелә торган бу бәйрәм балалар тарафыннан бик яратылып кабул ителә. Бүген балалар саф һавада рәхәтләнеп татар халкының милли уеннарын уйнады, биеп-җырладылар. Уеннардан һәм күңел ачулардан соң балалар да тәмле “карга боткасы” һәм коймак белән сыйландылар.

Реклама
https://

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев