Яңа ел маҗаралары (Чын булган хәл)
1999-2000 еллар, 31 нче декабрь, көндезгә хәл генә җылытып, жепшетеп тә җибэргән иде. Кичкә кар да сибәләп, җил көчәебрәк, буран да уйнаткалый башлады.
Халыкта бәйрәм кәефе хөкем сөрә, кемдер танышы-туганына кунакка җыена бу көнне, кемдер өстәл табынын эзерләп, киресенчә кунак-дусны каршы алырга җыена. Һәркемдә бәйрәм кәефе.
Актанышыбызда гадәттәгечә, бу көнне узәк мәданият йортында бал-маскарад. Район артисларыбыз, ул чорда бигрәк тә, узләренен уткен дэ, кызыклы да чыгышлары, скетчлары, бик матур концерт номерлары белән, халыкны ял иттерәләр иде.
Иске елнын соңгы көнендә, беренче Яңа ел бал-маскарад концерты , 17.00 сәгатьтә башланып, 19 сәгать 30 минутларда тәмамланган вакытта, инде буран бик көчәеп килә иде. Алынган билетлар булганнар, мондый көтеп алган тамашаны, буран дип кенә калдырамы соң!
20.00 сәгатькә залда урыннар тулы иде инде. Район җитәкчесе дә, халыкны көттермичә, билгеләнгән сәгатькә залга кереп утыру бн тамаша башланып китте.
Район эчке эшләр булеге җитәкчесе алышынган вакытлар, Эчке эшләр министрлыгыннан мине милициция начальнигы вазифаларын башкаручы итеп билгеләнгән иделэр.
Эчке эшләр бүлегендә җитәкчелек составыннан җаваплы офицер билгеләнгән булса да, мондый зур район чараларын, милиция булеге җитәкчесе үз күзәтүе астына алырга тиешлеге көн кебек ачык, гадәти хәл иде.
Шулай итеп, бал маскарад башланды...
20 сәгатт 30 минутлар житкэндэ урындагы милиция нарядына, участок инспекторына соңгы интруктажымны (кисэтү-тәлапләр) биреп, өйгә кайту нияте белән урамга чыктым...
Ә анда... мәшхәр, куз ачкысыз буран котыра, ачы жил исә иде. Мин, милиция дежур булегенә кагылып, булек җитәкчесенен УАЗ автомашинасын, бер-бер хәл була калса дип, гаражга да куймыйча, кул рациясен алып, машина белән уз йортыма юнәлдем.
Өйдә тәмле исләр чыккан, җылы, буран юк, өстәлдә табын әзер, шәһәрдән һәм Актанышта яшәгән туганнар килгән.
Әммә бу бәхет озакка бармады шул, 21 сәгатьләр узып киткэч ойдә ут сунде. Тышка куз салам, бер нинди яктылык нокталарын да таба алмыйм, тәрәз аша ачы җил сызгыруы гына ишетелә иде.
Хәерлегә булсын дип уйлап, өйдәгеләр шәм кабызган арада, мин кабат киенеп, УАЗым белән узәк мәданият йортына ашыктым. Юлда барганда ук милициядән оператив дежурный рация аша чыгып, миңа: " Район администрация башлыгының беренче урынбасары Мирсәлим Мирсәетович Сәетов сезне юллый" - дип хәбәр салды. Мин Мирсәлим Мирсаетовичның культура йортында концертта калганын белгәнлектән, юлымны дәвам иттем. Урам кап караңгы, йортларда бер ут әсәре булсын! Машинам белән мәдәниять йорты алдына килеп туктауга ук, баскычтан Мирсәлим Мирсәетович йөгереп диярлек төшеп машинама кереп тә утырды, хәм: "Әйдә энекәш подстанциягә" - дигән командасын да бирде. Мәданиять йортында эз-мәз яктылык куренгәләп калды, Сәетов абый:, "ДК- да бензогенераторларны чыгарып кабыздык, концерт дәвам итеп калды, ярый кичә тикшергәнмен әле, бензиннарын әзерләтеп, ут ялгау кабелләрен узем карап чыккан идем" - дип ... куанган хәлаттә әйтеп куйды.
Буран юлларга ук сала башлаган, җиле бик көчле иде. Без Актанышбаш подстанциясенә барып житкәндә, инде дежур электромонтерлар группасы юлга чыгып киткэн иделэр. Безне подстанциянен дежур-диспетчеры каршы алды. Бәхеткә мондый вакытларда, район телефон челтэре, РУЭС та автомат рәвештә дизель генератор кушылу сәбапле, элемтэ эшли башлый иде.
Диспетчер булмәсенә барып керүгә, шәм яктысы артында, Мирсәлим Мирсәетович, бер кулына телефон трубкасын, бер кулына электромонтерлар автомашинасы белән булган рация трубкасын алып "идарә" итуен башлады. Беренче чиратта ут сүнүнең сәбәбен ачыклау.... Телэкәй подстанциясеннән хәбәр итуенчә, Пучы белән Теләкәй арасында көчле җил сәбапле чыбык уралган булуы мөмкин.
Мирсалим Мирсәетович алдындагы диспетчер телефоны тынып тормый. Бер-бер артлы "докладлар агыла". Пучы подстанциясе әле бу, бездән дә группа юлга чыкты...
Теләкәй группасы ... Кормаш остендәге фәлән фидрдагы линияне тикшерергә чыкты, әммә юлдан утмэле тугел...дорожниклар ярдәме кирәк иде...
Мирсәлим Мирсәетовичнын бер үзе телефон хэм рация аша, шундый вакытта идарә итуенә хайрән калдым мин. Каян хәтерендә анын телефон номерлары, телефон китабына да карамый, телефоннан бер - бер артлы хуҗалык житәкчеләренә, кирэкле оешма житәкчеләренә шалтыратып, ипләп кенә, башта якынлашып килгән яңа ел белән котлап, булган хәлне аңлатып, тиешле эшен куша торды.
Миндәге рациядә эшкэ "кушыла". Наряд ДПС тиз арада Актаныш юл оешмасына чыгып, К-700 ны Кормаш - Телэкэй юлына чыгарырга, электрикларга ярдәм итәргә...
Сэгать 11 тулып килэ, Яңа ел сәгатьләре сугарга бер сәгать вакыт калып килә.
Әле ул диспетчер телефоны да, Сәетов абыйга шалтырату өчен генә тугел, ул сөйләшеп трубканы куйган арада, "Ут булыр микэн" - дигән сорау белэн бер-бер артлы шалтыратучы Актаныш халкына да жавап бирергэ өлгерергә кирәк!
Әлеге сорау белән телефон аша мөрәҗәгать итүләр , 23 сәгатьләр тулып киткәч күбәеп тә китте әле. Ни дисәң дә, Сәетов абый шаяртып әйткәнчә: "Безнең "актив" тамашадан кайтты, хәзер аларга ут кирәк!...."
Ник дигәндә, безнен Актанышнын урынлы түрә хатыннары бер-бер артлы шалтыраталар иде: "Подстанцияме әле бу...ут ник юк икэн...булыр микэн ....???"...
Мирсәлим Мирсәетович, әкрен генэ ....кайберсен тавышыннан ук танып: " Фәлән ханым, ни хәл, Яңа ел белән! Пилмәнен әзерме әле? Кабартырга салсан була яме....Фәлән Фәләнеч кая, сәлам әйт яме! Ут була, хәзер куп калмады, бер унбиш-егерме минуттан була яме дип, бер бер артлы жавап биреп бара иде....
Кайберлэре, 12 сугарга 20 минут калганда, подстанция телефонына ут белешергә шалтыратып, администрация башлыгынын беренче урынбасары Мирсәлим Мирсәетовичтан жавап алуларын Яңа ел могжизасы итеп тә кабул иткәндер. Эйе, чыннан да шулай булды, Мирсәлим ага карарында нык торды, егетлэр, басу уртасында уралган линияне табып, аны сутеп, кабат тарттырып, 12 тула 10 минутта, районнын көнчыгыш өлешенә, район узәге Актанышка, Яңа елны каршы алырга, бәйрәм табынына электр уты бирделэр. Бу конне, электриклардан башлап, төрле хезмәт һөнәр осталары: юлчылар, ДПС хезмэткэрлэре, хужалык бульдозер трактористлары, яна елны, уз йортларына кайтканда, юлда каршы алдылар.
Ә мин, Мирсәлим Мирсәетовичны 12 тула 4 минутта йорты каршында тошереп калдырдым, ә инде узем йортыма Кремль куррантлары сукканда килеп кердем... Шул вакытта мин өстәл артындагы кунакларымның, хәләл җефетемнең, шушы вакыт җитеп йокылары качкан, сөенү катыш шатлыклары йөзләренә чыккан улларымның кузләрендә ....Яңа ел могжизасы чаткыларын курдем....
Бу хикәямне, районыбызнын олпат заты, зур ихтирамлы, озак еллар җитәкче урыннарда лаеклы хезмәтен куйган Мирсәлим Мирсәет улы Сәетов абыйга хәм уземнең яшьлек хәтирәләремә багышладым.
Яна ел белэн дуслар! Яңа ел бары тик шатлык-куанычлары, сөенечле вакыйгаларына гына бай булып килсен иде!
Яңа ел башыннан ук илебездэ тынычлык урнашып, яу кырындагы егетлэребезне исән-сау көенчә, җиңу белән каршы алсак иде!
Нәсим Заһертдинов
Актаныш, 31.12.2024.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев