Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Вакыйга

Котлы булсын, Сабан туе!

Сабантуй-2026: Актанышта хезмәт туе гөрләп торды көн буе! Бүген иртәннән үк республикабызда тәүгеләрдән Актанышны сәламләп чыккан кояш нурлары Сабантуй бәйрәмендә дә җир улларын, өстәл түрләребезне ак алтын белән тәэмин итүче нык беләкле савымчы- терлекчеләребезне кадерләде, районкүләм бәйрәмгә килүче кунакларның кәефен төшерә күрмим дигәндәй, аяз күгебезне нурга күмде.

Сабантуй — халкыбызның гасырлардан килгән милли бәйрәме. Елдан-ел яңа уеннар, яңа төсмерләр кертелеп яңара барса да, үз йөзен югалтмаган, халыкны берләштергән, очраштырган, күрештереп хәл-әхвәл белештергән бәйрәм ул.

Сабантуй милли уеннарга, ярышларга бик тә бай булды. Татарча көрәш , ат чабышы, чүлмәк вату, көянтә белән су ташу һәм башка уен- ярышлар— Сабантуйның төп символы.

Сабантуйлар матур узды. Дөньяларыбыз тынычланып, киләсе елларга да милли бәйрәмебезне матур итеп , исән-сау каршыларга язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев