Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга

Ленар Зарипов: Һәрбер чакырылыштан, һәрбер сайлаудан халык нинди дә булса үзгәреш, яңалык көтә

Бүген 8 сентябрь, якшәмбе көнне төгәл 07:00 сәгатьтә Актаныш районындагы 46 сайлау участогында җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлар сайлау башланды. Әлеге участокта Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов үзенең хатыны Гөлнар ханым белән тавыш бирде.

Бүген 8 сентябрь, якшәмбе көнне төгәл 07:00 сәгатьтә Актаныш районындагы 46 сайлау участогында җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлар сайлау башланды.

Безнең иҗат төркеме әлеге мөһим вакыйганы 619 сайлау участогы урнашкан Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында каршылады. Сайлаулар Россия һәм Татарстан гимннары белән ачылды.

Әлеге участокта Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов үзенең хатыны Гөлнар ханым белән тавыш бирде.

Элек- электән Татарстан халкы сайлауларны бәйрәмгә тиңли. Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов өчен дә бу хисләр яхшы таныш.

Әлеге уңайдан Ленар Рафак улы актанышлыларны бәйрәм белән котлады:

- Сайлаулар кечкенәдән үк зур тантана булып истә калган.  Республикабызның бик матур икътисади күрсәткечләре бар, эшчән халкы бик матур тормыш алып бара.  Мин Актаныш районы, республикабыз халкы бердәм булып сайлауларга килеп, күңелләре кушканча тавыш бирерләр дип ышанам.

Һәрбер чакырылыштан, һәрбер сайлаудан халык нинди дә булса үзгәреш, яңалык көтә. Бүгенге сайлаулар бик катлаулы чорда уза. Яу кырларында якташларыбыз Россиянең иминлеге өчен көрәшә. Сайланачак депутатларыбыздан  шушы заман таләпләренә туры китереп законнарны кабул итү. Моның өчен алардан белемле, халыкчан булу таләп ителә. Яңа сайланачак депуталарга, партияләргә уңышлар телим. Татарстаныбыз тагы да алга китсен, экономик яктан ныклы булсын дип телим. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев