Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга

Остазлардан калган яктылык: Актанышның беренче санлы мәктәбендә зур конференция

Биредә танылган педагогика ветераны, абруйлы шәхес Илгизәр Шәвәлиев исемендәге фәнни-гамәли конференция оештырдылар. Аның эшендә бихисап мәртәбәле кунаклар һәм белгечләр дә катнаша.

100 еллык чал тарихы булган мәктәптә регионара дәрәҗәдәге конференция үткәрелү очраклы да түгел. Чөнки Илгизәр Фәтхел улы бар булмышын районыбызның мәгариф системасы үсешенә багышлаган лаеклы зат!

Район үзәгенең беренче санлы мәктәп директоры Альберт Мансуровның фикерләрен белешеп алыйк:

— Быел илебездә Мөгаллимнәр һәм остазлар елы бара. Мәгариф тармагыннан мәдәният өлкәсенә китеп эшләгән чорым булды. Һәм яңадан мәгърифәтчелеккә кайткач — иң гаҗәпләндергәне: без исән чакларында остазларга берникадәр аз игътибар бирәбез икән. 

— Менә үзем 2007 елда институтны тәмамлагач эшкә кайттым һәм ялгышмасам, район мәдәният сарае сәхнәсенә яңа эшкә кайткан 20 яшь педагог күрәбез. Ә быел нибары 2 тәрбияче һәм 1 мөгаллим. Элек укытучыларга карата ихтирам да икенчерәк. күбрәк булгандыр ул. Совет мөгаллиме, совет мәгарифе, дигән төшенчәләр дә бар бит. Без менә уйлаштык, фикерләштек тә шундый зур конференция ясарга булдык. Чарабыз тарихи характерда. 

— Конференциябездә Татарстаныбызның һәм башка төбәкләрнең төрле районнарыннан катнашучылар бар. Киләлмичә калганнарны телемост элемтәсе аркылы кушабыз. Сарман, Азнакай, Нурлат, Алексеевск якларыннан, Башкортстаннан эшләр кабул иттек. 

  • Барлыгы конференциядә 100 якын укучы катнашырга теләк белдергән икән. Матур һәм изге эшләр дәвамлы булсын! Укытучыларга карата булган чиксез хөрмәт конференция эшендә дә дәлилләнү тапсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев