Актаныш

Актаныш районы

16+
Вакыйга

Районда дүртенче һәм аннан соңгы бала туганда 200 мең сум акча түләнә

Апас районында 2026 елдан яңа муниципаль социаль ярдәм чарасы гамәлгә кертелә: дүртенче һәм аннан соңгы бала туу уңаеннан бер тапкыр бирелә торган 200 мең сум күләмендәге түләү карала. Әлеге ярдәмне районда ким дигәндә бер ел даими яшәгән хатын-кызлар алачак. Хәзерге вакытта документ коррупциягә каршы экспертиза үтү этабында.

 

 

Документта болай диелә:

«2026 елда Апас муниципаль районы бюджеты хисабыннан, районда даими рәвештә кимендә бер ел яшәүче хатын-кызларга дүртенче яки аннан соңгы бала туу очрагында 200 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү билгеләргә».

Әгәр әни кеше вафат булса, әлеге ярдәмне әтие алу мөмкинлеге каралган.

Түләүне рәсмиләштерү өчен ата-анага Апасты районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев