Хәтер яши — буыннар дәвам итә!
Бүген Байсар мәктәбендә озак еллар директор булып эшләгән, Бөек Ватан сугышы ветераны Миргалим Басыров истәлегенә багышланган чара узды.
Чарада аның балалары, оныклары, Миргалим абый укыткан укучылар һәм авыл халкы катнашты. Җылы хатирәләр, истәлекләр яңартылды, аның тормыш юлы һәм хезмәте искә алынды.
Быел Миргалим Басыровның тууына 100 ел тулу уңаеннан А. Нургалиев тарафыннан документаль фильм да төшерелде.
Чарада шулай ук социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары Дилбәр Әнвәрова да катнашты.
Хәтер — ул безнең уртак байлыгыбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев