Безнең сәхифәләр
-
“Белем җәүһәрләре“ сафы тулыланды
Узган ике елда мәгариф һәм мәдәният өлкәсенә караган татар телле 8 интернет-проект "Белем җәүһәре" исеменә лаек булган иде. Быелгы бәйге нәтиҗәләреннән соң әлеге исемлек тагын 6 татар телле интернет-ресурс белән тулыланды. "Белем җәүһәрләре" Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе татар телендә ясалган, мәгариф һәм мәдәният өлкәсе белән бәйле интернет-ресурсларны барлау, аларны популярлаштыру, әлеге...
-
“Автомобилеңне сакла!“
Автотранспорт чараларына сакчыл караш, алар белән бәйле урлашулар булдырмау максатында республикада "Автомобилеңне сакла!" акциясе игълан ителде. Ул октябрь ае ахырына кадәр дәвам итә. Хөрмәтле транспорт чаралары хуҗалары, мөлкәтегезгә җаваплы карашта булыгыз, автомобильлләрегезне бикләп йөрегез, салонда документлар, акча, сумкаларыгызны калдырмагыз, дип кисәтә Россия ЭЭМ Актаныш районы буенча бүлеге.
-
ТР Дәүләт Советында Парламент дәресе
Татарстанның барлык мәктәпләрендә дә парламент дәресләре атналыгы игълан ителде. Гуманитар гимназиянең 8-9 сыйныф укучылары шундый дәрестә катнашу өчен башкалага Татарстан Республикасы Дәүләт Советына бардылар. Биредә аларны парламент җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин кабул итте. Парламент дәресләре быел Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итүгә 20 ел тулу уңаеннан, кеше һәм гражданнарның конституцион хокуклары һәм...
-
Мөлкәт салымы
Мөлкәт салымын үз теләгең белән һәм вакытында түлә, дип кисәтә Россия федераль салым хезмәтенең ТР буенча 9 нчы районара инспекциясе. Салым түләүчеләр быелдан башлап мөлкәт салымын елга бер тапкыр - 1 ноябрьдән соңармыйча түли башлаячаклар. Әгәр шушы вакытка салым түләнми икән, сумманың 1/300 күләмендә пеня хисаплана башлый. Моннан тыш, салым...
-
Лениногорск шәһәрендә чемпионаты узды
24-28 октябрьдә Лениногорск шәһәрендә мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең шахмат, шашка 64, шашка 100 буенча республика чемпионаты узды. Безнең район данын 12 инвалид яклады. Алар - Әтәстән Фәйзелгаян Сәлахов, Таһир Талипов, Актаныштан Энгель Мәннапов, Лилия Вәлиева, Уразайдан Фәнүсә Баянова, Әҗәкүлдән Илнур Могътазиров, Сәфәрдән Розалия Баянова, Пучыдан Азат Сәлахов, Яңа Кормаштан Илсаф Зарипов, Чалманараттан...
-
Медпункт – авылга зур бүләк
Куян авылы халкын сөендереп, яңача җиһазлы медпункт куллануга тапшырылды. Бигрәк тә картлар, сәламәтлеге какшаган, табиб ярдәменә мохтаҗ авылдашларыбыз өчен зур бүләк булды. Аеруча авылыбызның мөхтәрәм фельдшеры Румия Мансурова өчен зур шатлык. Якты йөз белән, тәмле теле белән күңелне дә күтәрә, кулы да шифалы аның. Ярты елга якын көнне-төнгә ялгап, өйдән-өйгә...
-
Грипп
Грипп - өске сулыш юллары инфекциясе төркеменә керә торган, бик тиз таралучан көчле йогышлы авыру. Грипп авыруын А, В, С вируслары китереп чыгара. А һәм В вируслары югары дәрәҗәдә үзгәрү үзлегенә ия, шуңа күрә дә яңадан-яңа вируслар килеп чыгып кына тора. Авыру ничек йога? Чир чыганагы - грипп белән авырган...
-
Ә сезнең йортыгыз биклеме?
Быелның 10 аенда районда йортлардан урлашу фактлары буенча 9 җинаять эше кузгатылган. Шуның 4се әлегә ачыкланмаган. Йортлардан урлашуларга китергән сәбәпләр: йорт ишекләрен бикләмәү, исерткеч эчемлекләр кулланганнан соң шешәдәш дусларының хуҗаның "йомшаклыгыннан" файдаланулары. Урлашулар кайларда кылынган соң? Яңа Әлем авылында яшәүче электән дә хөкем ителгән, 1953 елгы граждан авылдашының өенә үтеп...
-
Әбиләрне талыйлар
7 ноябрь көнне иртәнге 2 сәгать 10 минутлар тирәсендә Россия ЭЭМның Актаныш районы буенча кизү бүлекчәсенә 1967 елгы ир-егеттән хәбәр керә: "7 ноябрьгә каршы төндә билгесез кешеләр Такталачык авылында яшәүче 1936 елгы гражданның өеннән 6000 сум акча урлаганнар". 76 яшьлек әби үзе генә яши. Ул төнге 1 сәгать 10 минутлар...
-
Беренче дип юкка әйтмиләр
Райондагы мәгариф учреждениеләренә төпле нигез салган Актанышның 1 нче урта мәктәбе бүген үзенең чал тарихын барлый - 1 гасырлык юбилеен каршы ала. Хәер, 1 гасыр дип әйтүе генә җиңел. 100 ел яки 36500 көн, яисә инде, түгәрәкләп әйткәндә 876 000 сәгать дәрес тәшкил итә ул. Бу дәвердә 7400 укучы урта,...
-
Мәктәп – галәмнең үзәге
Мәктәп еллары - һәркем өчен иң истә калырлык еллар. Ул елларның матурлыгын, кадерен вакытлар узгач кына аңлыйсың, ә еллар үткән саен, мәктәп турындагы хатирәләр йөрәккә кадерлерәк була бара икән. Укыган чорларда мәктәп безнең өчен галәмнең үзәге иде. Монда без яңаны танып белергә, укырга- язарга, тормыш итәргә өйрәндек. Укытучыларымны зур җылылык...
-
Кадетлар сынатмый
Кәзкәй авылындагы кадет-интернат мәктәбенең пневматик коралдан ату залында ФОРПОСТ кубогына мәргәннәр көч сынады. Егетләрне хәрби хезмәткә әзерләү нияте белән оештырылган әлеге бәйге тәүге тапкыр үткәрелде һәм биредә район мәктәпләрендә белем алган 60 укучы катнашты. Нәтиҗәдә, 30 команда арасында кадет мәктәбе укучылары - I, Күҗәкә командасы - II, Мари Суыксу укучылары...
-
Ярышлар манзарасы
"Иман" спорт сараенда Актаныш, Әлмәт, Башкортстанның Дүртөйле районының яшь көрәшчеләре катнашында милли көрәш буенча турнир узды. Укучылырның 9 спартакиадасына сайлап алу туры буларак та үтте ул. Көрәш 12 үлчәмдә, 2 келәмдә барды. Нәтиҗәдә, үз үлчәмнәрендә җиңү яулаган И.Нургалиев, И.Галимов, З.Шәйхәйдаров, Р.Галиев, Р.Нургалиев, А.Сибгатуллин, И.Сафиуллин, Д.Нәбиев, А.Галимов, Ф.Хуҗин, Р.Низамовларның тырышлыгы белән...
-
Котыру – куркыныч авыру
Кешеләрдә һәм хайваннарда очрый торган куркыныч котыру авыруының шул авыруның вирусларын йөртүче кыргый ерткыч хайваннар тешләве нәтиҗәсендә таралуын газета битләрендә еш язып торабыз. Авыруны таратучылар булып башлыча төлкеләр исәпләнсә дә, хуҗасыз йөрүче эт-мәчеләрдән дә куркыныч яный. 2011елда район буенча котыру авыруы белән зарарланган төлкеләрнең кеше ишек алларына,торак пунктларына, терлекчелек фермаларына...
-
02 хәбәр итә
1 ноябрьдән 14 ноябрьгә кадәр район полиция бүлегенең кизү бүлекчәсендә барлыгы 100 хәбәр теркәлде. Түбәндәге фактлар буенча җинаять эше кузгатылды: - 1 ноябрь. 1983 елгы гражданның Әҗәкүл авылында төзелеп бетмәгән йортыннан 8 данә такта урлыйлар. 3200 сумлык зыян килә. - 3 ноябрь. Билгесез кешеләр Актаныш авылында урнашкан Балалар иҗат үзәге...