2025 елда Актаныш районында 7 фельдшерлык-акушерлык пункты яңартыла, үзәк хастаханәнең кабул итү бүлеге төзеләчәк
2024 ел Актаныш районы өчен бик уңышлы килде. Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән миллиардлаган суммадагы төзелеш эшләре башкарылды. 2025 елда да төзү-төзекләндерү программалары тукталмаячак. Бу хакта Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов авыл җирлеге гражданнары җыеннарындагы хисап чыгышында да сөйләде. Мәсәлән, 2025 елда Актаныш районында 7 фельдшерлык-акушерлык пункты, үзәк хастаханәгә кабул итү бүлеге төзеләчәк.
Аккүз авыл җирлеге җыенында Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов районыбызның һәр тармагында алып барылган эшчәнлектәге казанышлар турында чыгыш ясады. Һәм райондашларыбызны әлеге яңалыклардан файдаланырга чакырды. Әйтик, вакытында диспансер тикшерүе узу бик күп авыруларны вакытында ачыкларга, дәваларга юл ача. Сәламәтлек- озын, бәхетле гомер дигән сүз дә бит әле.
- Актаныш үзәк хастаханәсенә колоноскопия апппараты(медицина эндоскопик дәвалау-диагностика методы, аның ярдәмендә табиб юан эчәкнең эчке өслеген тикшерә. Колоноскопия эчәкнең ялкынсыну авыруларын, лайлалы һәм эпителиаль шешләрне визуаль диагностикалау мөмкинлеге бирә- авт.) кайтарылды. Беренче тикшерү вакытында 5 авыруның дүртесендә онкология авыруы ачыкланды. Ярый әле авыру иртә стадиядә иде, бу райондашларыбыз вакытында дәваланды.
2025 елда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов булышлыгы белән Актаныш район үзәк хастаханәсенең яңа кабул итү бүлеген төзиячәкбез. Моның өчен республикадан 300 миллион сум акча бүлеп бирелде,- диде Ленар Рафак улы.
2024 елда Актаныш районындагы 4 фельдшер-акушерлык пункты ремонтланган. 2025 елда исә 7 ФАПны төзекләндерү күздә тотыла, Зөбәердә яңа ФАП ачылачак. Гомумән, районыбызда барлык медицина оешмалары яңарыш кичерә. Байсар, Такталачык, Татар Суыксуы участок амбулаторияләре дә төзекләндереп халыкка хезмәт итә.
Демографик ситуация, илдәге кебек үк, вакытлыча тискәре тенденция кичерә. Ә менә озын гомерлеләр саны белән мактана алабыз. 2024 елның декабрь аенда 11 кеше 90 һәм 95 яшь чиген узып Россия президенты котлауларын алса, 2025 елның гыйнварында мондый бәхетлеләр 17 кеше. Бер райондашыбыз 106 яшьтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев