Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов Сабантуй бәйрәме белән котлады
Хөрмәтле райондашлар, кайткан кунаклар! Сезне якынлашып килгән милли бәйрәмебез – Сабантуй белән ихлас күңелдән тәбрик итәм.
Сабантуй - еллар, чорлар үзгәрсә дә, халкыбыз өчен тирән мәгънәгә ия, иң кадерле бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне без, беренче кояш нурлары белән кырларга ашыгып, вакыт белән исәпләшмичә тырыш хезмәт куйган алдынгыларны, кыр батырларын хөрмәтлибез.
Халкыбызның ерак гасырлардан безнең көннәргә кадәр килеп җиткән әлеге затлы милли бәйрәме, дөньялар ничек кенә үзгәрсә дә, һәрвакыт сагынып көтеп алына торган олы вакыйга булып кала бирә. Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы чорында да халык үз бәйрәмнәрен онытмаган, ничек кенә авыр булмасын, берләшеп, хезмәттә дә, бәйрәмдә дә Җиңүне якынайтып бердәм булганнар.
Бүгенге көндә шактый гына райондашыбыз туган якларыннан еракта Илебез тынычлыгы өчен көрәшә. Аяз күк, бәйрәмнәребез, яшәешебез иминлеге өчен аларга рәхмәтле без. Егетләребезнең батырлыгы мәңгелек. Аларга ярдәм итеп, вакытлыча кыенлыкларны артта калдырып, бу сынауларны да бергәләп җиңәрбез дигән өметтә калам. Чөнки дөреслек безнең якта! Җиңү дә безнеке булачак!
Бәйрәмнәрдә алынган рухи күтәренкелек, бердәмлек һәм дуслык ел дәвамында озатып килсен. Иң мөһиме - дөньяларыбыз тынычланып, егетләребез исән сау әйләнеп кайтсыннар. Алар белән бәйрәм мәйданнарында, мул табын артларында очрашырга язсын.
Ленар ЗАРИПОВ, Актаныш муниципаль район Башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев