Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Хакимият сәгате

Актаныш районы башлыгы Ленар Зариповның Җиңү көне белән котлавы

Хөрмәтле райондашлар! Сезне ихлас күңелдән 9 Май - Бөек Җиңү көне белән тәбрик итәм! 1418 көн барган дәһшәтле сугышның соңгы шартлаулары тынганга быел 81 ел.

 

Бу бер гасырга якын вакыт эчендә берничә буын алышынса да, әлеге бәйрәмнең әһәмияте елдан-ел арта бара. Совет халкының батырлыгы онытылмый, якты йолдыз булып, яшь буынга дөрес юл күрсәтә, Ватанны сөяргә, туган илең хакына көрәшергә өйрәтә.

Җиңү зур югалтулар бәрабәренә яуланды. Бу сугышның кайгылы җиле һәр кешенең язмышына кагылды, ләкин Совет кешеләренең рухын сындыра алмады. Илебезнең һәр кешесе, олысы-кечесе, Туган илне яклап көрәшүне үзенең изге бурычы дип санады. 

Райондашларыбыз - Советлар Союзы Геройлары - Баян Дәүләтов, Гөмәр Һадимөхәммәтов, Хәсән Заманов, Сергей Фадеев, Гатаулла Минаевның тиңдәшсез батырлыклары ил тарихына мәңгелеккә язылды. 

Ватан хакына көрәштә ятып калган 9 меңнән артык райондашларыбызның якты истәлегенә баш иябез. Бүгенге көндә безнең сафта атлаучы, яшь буынны үзләренең батырлыгы үрнәгендә тәрбияләүдә һаман да тынгы белмәүче, 100 яшьләрен тутырган кадерле ветераннарыбыз - Нурфика апа Абдуллина, Тәфкил абый Вәлиев һәм Вазыйх абый Шакиров белән хаклы рәвештә горурланабыз.

Фронтка киткән ирләр хезмәтен үзенә алган хатын-кызлар, сугыш чоры балалары турында аерым әйтәсе килә. Бүгенге көндә районыбызда 100 тыл ветераны, 17 тол калган хатыннар һәм 1154 сугыш чоры балалары яши. Аларның Җиңүгә керткән өлешләре беркайчан да онытылмас.

 Сугыш корбаннарсыз булмый. Илебездәге бүгенге вәзгыять тә җитди караш таләп итә.  Украинада барган бәрелешләр вакытында батырларча һәлак булган райондашларыбыз – чын каһарманлык үрнәкләре.

Бүген дә тарих кабатлана. Әмма шунсы хак – дөреслек безнең якта һәм Җиңү дә безнеке булачак. Яу кырында булган егетләребезгә исәнлек телик. Исән-сау булып әйләнеп кайтып, әлеге бәйрәмнәрне бергә каршыларга язсын.

Хөрмәтле райондашлар! Сезгә  чын  кунелдән бәхет, сәламәтлек, иминлек һәм тыныч көннәр телим. Балаларыбызга, оныкларыбызга һәм үзебезгә сугыш авазлары астында уянырга язмасын. Райондашларыбызның батырлыгын горурлык һәм рәхмәт сүзләре белән искә алыйк, хөрмәтебезне белдерик. Илебезгә иминлек, Һәрбер гаиләгә тынычлык, бәхет һәм саулык-сәламәтлек телим.

Бәйрәм белән Сезне!

 

Ихтирам белән Ленар Зарипов,

Актаныш муниципаль район Башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев