Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хакимият сәгате

Актанышбаш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчелеге халыкны яңа бинада кабул итә башлый

Бүген Актанышбашта авыл җирлеге башкарма комитеты яңа бинага күчте. Җитәкчеләрне өй туе белән котларга «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин да килде. Тантаналы чарада Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов, ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин катнашты.

 Актаныш районында «Җирле үзидарә биналарын төзү һәм төзекләндерү» программасы ярдәмендә өч яңа бина төзелде, дүрт бинага капиталь ремонт ясалды. 

-Әлеге яңарыш өчен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Республика Хөкүмәтенә зур рәхмәт! Киләчәктә тагын шуның кадәр авыл җирлеге биналарын яңартырга уйлыйбыз,- диде бәйрәм чарасында Ленар Зарипов.

Руслан Усманов  фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев