Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хакимият сәгате

Ата-анамы, ремонт эшли торган төзүчеме, берсе дә мәктәпкә кертелми

Бүген район хакимиятендә террорга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Актаныш районы башлыгы, террорга каршы көрәш комиссиясе рәисе Ленар Зарипов комиссия утырышында катнашучыларның игътибарын мәктәпләрдә куркынычсызлыкны булдыруга юнәлтте.

Тиздән яңа уку елы башлана. 1 сентябрьдән мәктәп һәм балалар бакчалары территориясендә бернинди чит-ят кешеләр булырга тиеш түгел.

Ата-анамы, ремонт эшли торган төзүчеләрме- берсе дә мәктәпләргә кертелми. Балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итеп, өйдән мәктәпкә, мәктәптән өйгә бару кайту маршруты төзү, бу укучыларга бу хакта ныклап аңлату мәҗбүри. Бигрәк тә 1 нче сыйныф укучыларына. Әти-әниләр балаларын бу уңайдан һәрвакыт контрольдә тотарга тиеш,- диде Ленар Рафак улы.

30 август, Татарстан Республикасы көнендә районыбызда зур бәйрәм чаралары көтелә. Бәйрәм урыны алдан ук ныклап тикшереләчәк, чара вакытында полиция һәм шәхси сак хезмәткәрләренең кизүе оештырылачак.

Авыл җирлекләрендә үткәрелә торган "Авыл көне" кебек массакүләм кичәләрдә сак хезмәте булу мәҗбүри, башка куркынычсызлык шартлары район җитәкчеләре белән килештерелергә тиеш.

Әлбәттә, мондый киеренкелек юктан гына тумый. Саклыкны көчәйтү кешеләр иминлеген, исәнлеге өчен эшләнә. Әлеге вәзгыять соңгы вакытта Украинада неонацизмга каршы көрәш операцияләре белән дә бәйле. Актанышка Россия белән дус булмаган илләрдән килүчеләр, төрле коткы таратучыларны күргән очракта тиз арада авыл җирлеге башлыгына яки полиция хезмәктәрләренә хәбәр итү сорала. Агымдагы елда җитәкчеләргә мендәр, металл җыючылар, чегәннәр турында хәбәрләр кергән, мондый шикле затлар тиз арада районнан чыгарып җибәрелгән.

Алга таба комиссия утырышында аерым юнәлештәге чыгышлар тыңланды. 2023 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасында терроризмга каршы тору өлкәсендәге вәзгыятькә йогынты ясый торган социаль-икътисади, иҗтимагый-сәяси һәм башка процессларны мониторинглау нәтиҗәләре белән террорга каршы көрәш комиссиясе сәркатибе Люция Корбанова таныштырды. 

Россия Эчке эшләр бүлегенең Актаныш полиция бүлеге җитәкчесе Марат Минһаҗев Республика көнен һәм Белем көнен үткәрү чорында террорчылык актларын кисәтү һәм җәмәгать иминлеген көчәйтү буенча өстәмә чаралар турында, мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова Актаныш муниципаль районы мәгариф учреждениеләренең террорчылыкка каршы торышы турында сөйләде. Терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау буенча Татар Ямалысы, Иске Сәфәр, Такталачык авыл җирлеге башлыклары Дамир Вәлиев, Әхәт Гыйздуллин, Марс Мансуров үз җирлекләре буенча хисап тотты.

Районыбызга бер-бер артлы хәрби операциядәге егетләребез ялга кайта. Алар арасында ирегеннән мәхрүм ителеп операциядә катнашканнар да бар. Хәзер аларны дөрес юлдан тайпылдырмыйча гадәти тормышка кертеп җибәрү, хуҗалыкларга, башка оешмаларга эшкә урнаштыру зарур. Район башлыгы Ленар Зарипов авыл җирлеге башлыкларына әлеге уңайдан җаваплылыкны үз өсләренә алырга чакырды. 

Террорга каршы көрәш комиссиясе эшчәнлеге хакында алдагы язмаларда да яктыртачакбыз. 

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев